tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлегендә чираттагы Идарә утырышы узды
Язучылар берлегендә чираттагы Идарә утырышы узды

Язучылар берлегендә чираттагы Идарә утырышы узды

Татарстан Язучылар берлегендә чираттагы Идарә утырышы булды. Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында әйтелде. Бу мәсьәлә буенча шушы көннәрдә Идарә кабат җыелачак. Шулай ук башка милли республикаларның Язучылар берлекләре белән уртак эшләр эшләнәчәк, халык белән очрашулар оештырылачак.

Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар да күрсәтелде.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә шагыйрьләр Гөлзада Бәйрамова (Казан), Рәшит Бәшәр (Чаллы), Рәфкат Шаһиев (Әлмәт) лаек дип табылды.

Кызыксындыру премияләре яшь шагыйрьләр Гәлүсә Батталова, Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлахка тәгаенләнде.

Г.Державин исемендәге Республика премиясенә рус шагыйре Алексей Остудин тәкъдим ителде.

Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да кабул ителде. Берлек әгъзасы билеты Лилия Фәрхетдинова (Әлмәт) һәм Ольга Кузьмичева – Дробышевскаяга (Чаллы) тапшырылды.

http://www.sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*