tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде
Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде

Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде

Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Министрлык сайтында аның бу вазыйфаны узган елның декабреннән бирле башкару турында хәбәр ителә.

Илсур Һадиуллин 1964 елның 18 октябрендә туа.

1989 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Биология һәм химия укытучысы белгечлеген ала. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

1993 – 1994 – Казанның № 71 мәктәп директоры;

1994 – 1997 – Казанның № 155 гимназия директоры;

1997 – 2002 – ТР Мәгариф Министры беренче урынбасары;

2002 – 2004 – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;

2004 – 2007 – ТР мәгарифне үстерү Институты ректоры;

2007 – 2017 – Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*