tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Татарлар өчен бу бигрәк тә газиз бәйрәм

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Татарлар өчен бу бигрәк тә газиз бәйрәм

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Татарстанда бу вакыйгага багышланган бихисап чаралар үткәрелә. Хәзерге чорда туган телне саклау, аны зурлау тагын да мөһимрәк, кадерлерәк була бара.

Аның тарихы 1952 елда Пакистанда булган вакыйгалар белән бәйле. Дакки университеты студентлары күпчелек халык сөйләшкән бенгаль телен дәүләт теле итеп кабул итү өчен демонстрациягә чыкканнар. Аларга каршы корал кулланылып, 4 яшь кеше һәлак булган. Бу вакыйга илдә чуалышлар китереп чыгарган. 1971 нче елда Бангладеш дәүләте аерылып чыккач, элеге вакыйга халыкара дәрәҗәдә таныла. 2000 нче елдан башлап 21 февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак игълан ителгән.

Бу көне Россия Федерациясендә туган телгә багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Бөек рус язучыларының рус теле никадәр матур, көчле дип белдергән афоризмнары да, Г. Тукайның татар өчен гайре рәсми гимн буларак танылган “Туган тел” җыры да, башка милләтләрнең туган телләрен яратуы да бер үк рух белән сугарылган. Һәркемнең туган теле бөек, һәркемгә әти-әнисе сөйләшкән, дөнья белән таныштырган тел газиз һәм кадерле.

Хәзерге шартларда күп милләтләр яшәгән төбәкләрдә, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә туган тел яки тормышта актив кулланылган тел берәү генә булмаска да мөмкин. Татарларның күбесе үзләре яшәгән илләрнең телен дә, бергә яшәгән халыкларның телен дә, эткәй-әнкәй телен дә камил беләләр. Гомумән күп теллелек, ике теллелек туган телне кулланырга, сакларга ярдәм итә. Һәм безнең милләттәшләребез үзләренең телләрне, ана телен хөрмәт итүләре белән горурланырга хаклы.

Февраль башында Казанда Россиянең дистәләгән төбәгеннән килгән 100  дән артык укучы бала татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада катнашты. Бәйгенең ябылу тантанасында аларның бернинди музыкаль фонограмма, махсус җырчы тавышы кулланмыйча “Туган тел” җырын башкаруы күңелгә сеңеп калды. Бу балалар 25 апрельдә тагын Казанга килеп, Татарстан Республикасының Туган тел көнендә татар теле һәм әдәбияты  буенча Халыкара олимпиадада катнашачаклар. Туган телне саклау – әнкәй телендә матур итеп сөйләшү, аны өйрәнү, тормышта куллану, тел байлыкларын үзләштерү һәркемнең иманын, әхлагын һәм профессионаллеген күрсәтә. 

18 нче февраль көнне Казанның Җиңү проспектында татар телен яклаучылар митингында атаклы артист Әзһәр Шакиров, җырчы Мингол Галиев, шагыйрә Нәҗибә Сафина һәм башка билгеле татарлар белән беррәттән рус кешесе, Казандагы “Кояш” мәктәбе җитәкчесе Павел Шмаков та чыгыш ясады. Үз эшләгән мәктәптә татар телен аяк терәнп яклаучы, моның өчен җавапка тарттырылучы бердән-бер мәктәп мөдире. Павел Шмаков татарларның туган үз теләрен якларга өйрәнеп килүе турында әйтте. Татар телен укыту өчен көрәшүче Павел Шмаков киләчәктә барыбер яхшы якка үзгәрешләр булуына өметләнә. Без дә өметләник һәм тик ятмыйк,  дияргә генә кала!

Татарстанда 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Респубикада яшәгән халыкларның туган телләрен яклауга да  зур игътибар бирелә.

Хәзерге чорда туган телне саклау, аны зурлау татарлар өчен элекккедән дә мөһимрәк, кадерлерәк була бара.

                                                                                                   Римзил Вәлиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*