tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 21 март Халыкара шигърият көнендә Уфада сәнгатьле уку буенча бәйге узды
21 март Халыкара шигърият көнендә Уфада сәнгатьле уку буенча бәйге узды

21 март Халыкара шигърият көнендә Уфада сәнгатьле уку буенча бәйге узды

“Туган як шигърияте” бәйгесенең төп максаты – республикада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗатын тарату, туган телгә, сәнгатьле сүзгә игътибар юнәлтү, мәхәббәт тәрбияләү. Узган елларда бу ярышта бары тик республиканың югары уку йортлары студентлары гына катнаша иде. Быел мәктәп укучылары да кушылган булып чыкты. Читтән торып оештырылган бәйгедә 12 районнан кырык укучы катнашты. Беренче урынны – Чакмагыш, Гран-прины Краснокама районы укучылары яулады.

Югары уку йортлары талиблары арасында узган бәйгедә Башкорт дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт сәнгать институты һәм Стәрлетамак медицина көллияте студентлары катнашты. Башта алар үзләре әзерләп килгән шигырьне сөйләде. “Иләк аша” узганнары имтихан кебек оештырылган икенче алышка чыкты. Алар өстәлгә таратып салган кәгазьләрдәге шигырьләрне алып, кыска гына вакытта әзерләнеп, шуны укып ишеттерде.

Бәйгедә Әнгам Атнабай, Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Марат Кәбиров, Эльверт Хаматшин, Нурия Измайлова һәм башка әдипләрнең шигырьләре яңгырады. Студентлар арасында беренче урынны Башкорт дәүләт медицина университеты, Гран-прины Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары алды.

Бәйге Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы оешуының 60 еллыгына багышланды.

Мөнир Вафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*