tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 4 август – Бөтендөнья татар конгрессы съездының өченче эш көне
4 август – Бөтендөнья татар конгрессы съездының өченче эш көне

4 август – Бөтендөнья татар конгрессы съездының өченче эш көне

4 август эш көнен Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучылар “Корстон” комплексында башлап җибәрә. Биредә алар Татарстан Республикасының инновацион җегәре күргәзмәсе белән танышачак. Шунда ук республиканың социаль-икътисадый, сәнәгать объектларын тәкъдим итү дә булачак.

Аннан соң делегатлар, кунаклар, журналистлар өч төркемгә бүленеп, “Казан Арена” стадионы, Химград үзәге, Иннополис шәһәрләренә барып танышып кайтачак.

Төшке аштан соң кунакларны Казан буенча экскурсия көтә.

Кич белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар халкының сәнгать осталары концерты узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*