enrutat
Баш бит / Минтимер Шәймиев: “Самара егетләре тик тормый инде”
Минтимер Шәймиев: “Самара егетләре тик тормый инде”

Минтимер Шәймиев: “Самара егетләре тик тормый инде”

“Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәм­гыяви-икътисади очерклар” (“Та­тары Самарского края: ис­торико-этнографические и социально-экономические очер­ки”) дип аталган фәнни җы­ентыкның басылып чыгуы турында «Бердәмлек» газетасы хәбәр иткән иде инде. Ә үт­кән пәнҗешәмбедә өлкә ки­тап­­ханәсендә аны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Чарага йөздән артык кеше — өлкә хө­күмәте һәм Самара шәһәре Думасы вәкилләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары, архив бел­геч­ләре, мәгариф системасы хез­мәткәрләре, дин әһел­ләре, мил­ли-мәдәни җәм­гыятьләр җи­­тәкчеләре, журналистлар һәм тарих белән кызыксынучылар килгән иде.

“Татары Самарского края: историко-этнографические и социально-эко­но­мические очерки” китабы – Самара краен өйрәнүче күпсанлы галимнәр эше нәтиҗәсе. Басмада илебез һәм чит ил галимнәренең фәнни хезмәте, архив документлары, борынгы карталар һәм схемалар кулланылган. Ул тематик бүлекләрдән тора. Шамил Галимов авторлыгындагы күләмле беренче бүлектә IХ гасырдан башлап XXI гасыргача Идел буе татарларының тарихы күрсәтелгән. Шулай ук тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Сташенковның — Урта гасыр күчмә халыклары тормышына, Алабин музееның археология бүлеге җитәкчесе Анна Кочкинаның — археологик мирасыбызга, өлкә мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече Дамир Гатинның — милли мәгарифкә, тарих фәннәре докторы Юлия Гусеваның — җирле ислам традицияләренә, тарих фәннәре докторы, профессор Наилә Таһированың – татар икътисадына һәм Михаил Кржижевскийның Самара крае этнографиясенә багышланган саллы хезмәтләре урнаштырылган, өлкәдәге татар авыллары тарихына да байтак урын бирелгән.

700 битле сыйфатлы басма эшкуар, Самараның Промышленность районы башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов акчасына эшләнгән һәм бастырылган. Презентация барышында Шамил Галимов аны революциягә кадәр Самара җирендә яшәгән меценатлар белән чагыштырды. Минәхмәт Мидхәт улы бу исемгә бик тә лаек. Ул күп еллар Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә эшләп ки­лүче милли көрәш секциясенә матди ярдәм күрсәтеп килә, татар бәйрәмнәре дә аңардан башка үтми. Хәзер инде менә тарихыбызны барлау эшенә дә ул үзенең саллы өлешен кертте.

— Бу китапны язу идеясе күптән һа­вада очып йөри иде инде. Мин өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе булып эшләгән чорда ук бәйрәмнәрдә, төрле милли чараларда халык белән очрашканда: “Самара татарлары тарихы турында китап юк”, — дип әйтүчеләр булды һәм без аны булдыру турыда уйлана башладык.

Ниһаять, 2013 елда Шамил Галимов һәм бер төркем башка галимнәр Урта Идел татарлары тарихы өстендә эш­ли башладылар. Бу эш дүрт ел эчендә саллы гына фәнни хезмәт булып җитеште. Мин редколлегия әгъ­заларына, аның җитәкчесе Шамил Галимовка, татар авылларының һәм районнарның администрация башлык­ларына рәхмәтләремне җиткерәм һәм Самара татарларының тарихы ил тарихында да үзенең лаеклы урынын алыр дип ышанам, — дип сөйләде Минәхмәт Хәлиуллов.

Чарада чыгыш ясаган тарих фәннәре докторлары, профессорлар Эдуард Дубман (китапның рецензенты), Юлия Гусева, Наилә Таһирова, Анна Кочкина бу китапны язу процессында катнашудан иҗади ләззәт алулары турында белдерделәр. Ә Шамил Галимовны университетта укыткан профессор Петр Кабытов басманың калын катлам тарихны күтәреп, бихисап кешеләрнең эшен, вакыйгаларны ачып күрсәтүе, экономика, этнография, дин һәм мәгариф өлкәләрендәге казанышларга тиешле бәя бирелүе турында әйтеп үтте.

Самара шәһәре Думасы депутаты Игорь Рязанов исә Самара татарлары турындагы басманы күпмилләтле Россия диварындагы ныклы бер кирпеч дип атады, ә «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле, ислам дине тарихы укытучысы Идеал Галәүтдинов биредә кулланылган библиографик белешмә буенча гына да тулаем Россия тарихын өйрәнергә була, дип белдерде.

Шамил Галимовны һәм редакция коллегиясен яңа китап белән котларга Бөтендөнья татар конгрессы шурасы президиумы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев һәм башкарма комитетның матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә килгәннәр иде. “Теле, шундый калын китап язарлык тарихы, дине булган халык — бәхетле халык”, — дип белдерде Гөлназ ханым тәбрикләү сүзендә. Гомумән, Татарстан “Самара төбәге татарлары” китабын бик җылы кабул итте. Болгарда Ислам академиясе ачылган көннәрдә аның бер данәсе Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка да тапшырылган. “Самара егетләре тик тормый инде. Афәрин!” — дип әйткән ул һәм китапны укып чыкканнан соң үз фикерен киң җәмәгатьчелеккә җиткерәчәге турында белдергән.

Татарстан галимнәреннән ре­цен­зияләр килә башлады да инде. Шулай, тарих фән­нәре докторы, Татарс­тан­­ның Фәннәр академиясе әгъ­за-кор­рес­понденты Фаяз Ху­җин­ның уңай бәясен ишетү автор өчен бик күңелле булгандыр. Дөрес, ул китапта язылган кайбер фикерләр белән килешеп бетми. Һәр галим тарихны үз күзлегеннән күрергә хокуклы бит. Шулай да аның: ”Самара крае татарлары” китабы – Идел-Урал регионы татарларының тарихын берләштергән беренче фәнни хезмәт һәм уникаль күренеш. Анда татарлар тормышы төрле яклардан яктыртыла һәм зур чорны үз эченә ала”, — дигән сүзләре күпне тора.

Бер тында үткән чара Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җыр­чы­лары, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме һәм күпсанлы конкурслар лауреаты, балалайкачы Әмин Мусинның чыгышы белән үрелеп барды. Ахырда кунакларга милли ризыклардан һәм чәйдән торган фуршет тәкъдим ителде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*