tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара Сабан туе Футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелде
Самара Сабан туе Футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелде

Самара Сабан туе Футбол буенча Дөнья чемпионаты программасына кертелде

Самара өлкәсе татарларының быелгы утызынчы юбилей Сабантуе 30 июньдә үткәреләчәк. Бу дата шәһәрдә футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты уздырылган көннәргә туры килгәнлектән, аны өлкә һәм ил җитәкчелеге белән хәл итәргә кирәк иде.

Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән оештыру комитетының беренче ике утырышында өлкә һәм ил җитәкчелегеннән рөхсәт алынуы һәм Самара Сабантуеның чемпионат программасына кертелүе турында билгеле булды. Бу шатлык­лы хәбәрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов җиткерделәр.

Сабантуе, гадәттәгечә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркта узачак һәм аны оештыруда өлкәбезнең барлык татар милли оешмалары да катнашачак.

Парк, һәрвакыттагыча, берничә зонага бүленә. Бәйрәмдә Казан артистлары, Кама Тамагы районының һәм Самара өлкәсенең үзешчән артистлары чыгыш ясаячак, ә футбол стадионында көрәш барачак.

Милли бәйрәмебездә чит иллләрдән футбол карарга килгән җанатарлар да катнашырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен белдерүләр дә өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыраячак. Сабантуен үзләренең талантлары, кул эшләре, күргәзмәләре белән бизәргә теләүче милләттәшләребез өчен оештыручылар күпсанлы мәйданчыклар булдырырга вәгъдә итәләр.

http://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*