tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак әбиләр балалар бакчасына килделәр
Ак әбиләр балалар бакчасына килделәр

Ак әбиләр балалар бакчасына килделәр

13 сентябрьдә 107 нче балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасы белән бергә Корбан бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә Ак әбиләр, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары чакырылган иде. Бәйрәм мөнәҗәтләр әйтү белән башланды. Аны Диния Вагыйз кызы башкарды. Әсхәния әби Корбан чалуның тарихын сөйләде, вәгазьләр укылды. “Ак калфак” җитәкчесе Бриллиант Рафыйк кызы Сафия Вәлиеваның “ Әнием” китабынннан “ Әниемнең балаларына васыяте”н укыды.

Бәйрәмгә Удмуртиянең “ Минем Удмуртия” телеканалыннан һәм “Удмуртия” телерадио компаниясеннән журналистлар килгән иде. Алар әбиләр белән әңгәмә кордылар.

Бәйрәмнән яшьләр тәрбияви һәм файдалы киңәшләр алдылар. Коръән сүрәләре белән таныштылар. Әзерләнгән һәм алып килгән күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*