tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы үткәргән “Чәй һәм пирог” кичәсендә тәкъдим ителгән иң тәмле пирогның рецепты
“Ак калфак” оешмасы үткәргән “Чәй һәм пирог” кичәсендә тәкъдим ителгән иң тәмле пирогның рецепты

“Ак калфак” оешмасы үткәргән “Чәй һәм пирог” кичәсендә тәкъдим ителгән иң тәмле пирогның рецепты

Баулы “Ак калфак” оешмасы якынлашып килүче Шәһәр көненә багышлап үткәргән “Чәй һәм пирог” кичәсе үткәргән.

Бәйгедә иң тәмле һәм файдалы чәй, иң оригиналь пирог сайланган. Бәйгенең “Иң тәмле пирог” номинациясендә Әнисә Биктимерованың карлыган пирогы җиңеп чыккан.

“Ак калфак”ның карлыган пирогы рецепты:

Җылытылган табага юка гына итеп ачы камыр җәяргә. Аны һәркем үзе теләгәнчә әзерли, төче камыр куллансаң да була. Җәелгән камыр өстенә карлыган салына. Аны да башка җимешләр белән алыштырырга була. Карлыган өстенә дүрт күкәй агын һәм бер стакан шикәр комын бутап кабартып ясаган катнашманы (бизе) салып чыгарга кирәк. Җылытылган мичкә 30-35 минутка куярга. Тәмле булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*