tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасында иң актив хатын-кызлар
“Ак калфак” оешмасында иң актив хатын-кызлар

“Ак калфак” оешмасында иң актив хатын-кызлар

Бүген Татарстанның Тәтеш районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Рима Сафиуллованың юбилее. Ул районда крестьян-фермер хужалыгын һәм «Колос» агрофирмасын житәкли. Рима ханым үзенең төп эше белән бергә татар иҗтимагый тормышында да актив эш алып бара. Аның тырышлыгы белән районда соңгы елларда «Каз өмәсе», «Чишмә бәйрәме» һәм «Карга боткасы» кебек йола бәйрәмнәре узды.

Рима ханымны котларга тирә-күрше районнардан һәм Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия республикасыннан «Ак калфак» кызлары килгән иде. Рима Сафиулованы юбилей мәҗлесе дә татар милли йолаларына нигезләнеп эшләнгән.

Юбиляр моннан 15 ел элек тормыш иптәше, хәзерге вакытта район башлыгы Рамис Хатыйп улы белән иң артта калган хуҗалыкны алып, бүген районда гына түгел, республикада иң алдынгы хужалыклар рәтенә чыгардылар. Алар килгәч, бу авылларда халкыбыз бәйрәмнәре, йола,уеннары уздырыла башлады. Мәҗлестә чыгыш ясаучылар бу гаиләнең хәйриячелек эшеңдә дә теләп катнашулары, бик күпләргә ярдәмчел булулары хакында сөйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*