tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ка яшьләр кирәк!”
“Ак калфак”ка яшьләр кирәк!”

“Ак калфак”ка яшьләр кирәк!”

24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы утырышы узды. Оешма әгъзалары – Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Кәмария Хәмидуллина, күренекле табибә Руфина Фәттахова, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә режиссер, тапшырулар һәм татарча сериаллар авторы Нурания Җамали, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хәсәншина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Ленара Кутеева һәм “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова узган яртыеллыктагы эшчәнлекләре белән уртаклашты.

Милли мәгариф, фән, мәдәният, ана теле мәсьәләләренә битараф булмаган әлеге ханымнар халкыбызның якты киләчәгенә йөз тотып, өметле хыяллар белән яши икән. Кәмария ханым 2014 елның 1 сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 2 нче гимназия каршындагы “Милли укыту-тәрбия комплексы” ачылачагын әйтте. Үз эченә балалар бакчасын, гимназияне һәм университетны колачлаган Милли үзәккә балаларга бишектән ана телен өйрәтү бурычы йөкләнәчәк. Руфина ханым сөекле тормыш иптәше, халык язучысы Нурихан ага Фәттахның мирасын мәңгеләштерү, аның әлегә беркайда да басылмаган истәлекләрен киң катлам укучыларына җиткерү буенча эш алып бара. “Быел Нуриханның тууына 85 ел була. Ноябрь аенда Татарстан Язучылар берлегендә әдипне искә алу кичәсе узачак. Барыгызны да шунда көтеп калам”, – диде ул. Нурания ханым исә Нурихан Фәттахның “41нең май аенда” дигән повесте буенча фильм төшереп, аны “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә тәкъдим итәргә теләвен җиткерде. Әлбәттә, эш финанслау булмау сәбәпле тоткарланып тора икән. Мәшһүр татар хатын-кызларының тормышын өйрәнгән Тәэминә ханым Нурания Җамалига Казандагы беренче кызлар гимназиясен оештырган Фатиха Аитова, Зөһрә Акчурина һ.б. турында документаль фильмнар төшерүен үтенде. “Безнең татар кызлары кайда гына юк: алар Нижний Тагилда торф та чыгарганнар, урман да кискәннәр. Мин халык шуны бераз белсен дип, гомерем буе татар хатын-кызлары турында яздым, эзләндем. Нишләп бүген бу хәлләр беребезне дә кызыксындырмый? Бер “Бибинур”ны күрсәттеләр дә бетте… Ул Фатиха Аитова, Хәдичә, Зөһрә апаларның тормышы турында нинди фильмнар иҗат итәрлек бит!” – дип, борчылуын белдерде галимә.

Бу утырышта тиздән “Сөембикә” журналына 100 яшь тулачагын һәм Казанда аның иң укылышлы хатын-кызлар журналы булуын да билгеләп үттеләр. Моны куәтләп, “Ак калфак” оешмасының рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова да үз фикерләрен әйтте: “Милли тәрбия, телебезнең дәвамчылары – әниләребез, әбиләребез. Татар матбугатына алар турында яза башларга кирәк – “Ак калфак”ның яшәү рәвешенә керергә тиеш бу. Быел ТР Мәдәният министрлыгы “Дәү әниләр” телевизион проектын башлап җибәрәчәк. Күптән түгел “Идел” яшьләр үзәгенә җыелган татар яшьләре белән аралашкан идем. Алардагы фикерләү сәләтенә сокландым. Хәзер яшьләребез бик көчле. Шуңа күрә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына яшьләрне дә кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Мәктәп баласымы ул, пешекчеме, укытучымы – барысы да “Ак калфак”та булырга тиеш. Инде 4 ел буена мәктәп укучылары өчен “Сөйкемле Шүрәле” иҗади эшләр бәйгесен уздырып киләбез. Бу юлы биредә 17 Россия регионыннан, республикабызның 31 районыннан, 4 чит илдән төрле милләт балалары катнашты. Без Тукайлы татарны дөньяга таныту буенча эшлибез. Әлеге проект “Ак калфак”ның эш планында тора. Безгә кызыклы проектлар уйларга, тәкъдим итәргә кирәк. Киләчәгебез – үз кулларыбызда!”

Рәмилә Газизуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*