tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай җирлеге хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге
Аксубай җирлеге хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге

Аксубай җирлеге хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге

Татарстан Республикасының һәр районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәләре даими эшчәнлек алып бара. Квартал саен башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләсе айлыкка яңа бурычлар билгеләнә.

“Ак калфак”ның Аксубай җирлеге иҗтимагый оешмасы узган өч айлыкта башкарылган эшләре буенча җәмәгатьчелек алдында хисап тота.

24 апрель – “Музейлар төне – 2015” кысаларында татар сынлы сәнгате буенча мастер-класслар оештырылды.

26 апрель – “Әдәбият кичәсе”. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Рушания Минабутдин кызы белән очрашу оештырылды. Программада  Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты, Р.М.Низамова үзенең яңа әсәрләре белән таныштырды, түгәрәк өстәл янында әнгәмә кору.

15 -17 июнь – “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумында катнашу. Рәсем конкурсына эшләребезне тапшырдык.

18 май – “Көн һәм төн музейда -2015” кысаларында “Кичке уен” оештырылды.

30 май – Димитровград шәһәре Сабантуенда катнашып татар сынлы сәнгате күргәзмәсе һәм мастер-классларуздыру; “Сабантуй гүзәле” конкурсында беренче урынга лаек булдым.

6 июнь – Аксубай Сабантуенда катнашып татар сынлы сәнгате күргәзмәсе һәм мастер-классларуздыру.

7 июнь – Дума авылы Сабантуенда катнашып татар сынлы сәнгате күргәзмәсе һәм мастер-класслар уздыру.

Июнь – Татарстан Республикасы Мөселманнарының  Диния  Диния Нәзарәте оештырган “Гаиләм шәмәиле” конкурсында катнаштык.

17 июнь – Туган як өйрәнү музеенда балалар өчен Сабантуй оештырдык (уеннар, конкурслар, Сабантуй тарихы белән таныштырдык).  Бик күңелле узды.

Әлфия Нурхәмәтова, “Ак кафак” Бөтендөнҗя татар хатын-кызларының Аксубай җирлеге иҗтимагый оешмасының җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*