tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Муса Җәлил истәлегенә рәттән ике көрәш турниры уздырыла
Актанышта Муса Җәлил истәлегенә рәттән ике көрәш турниры уздырыла

Актанышта Муса Җәлил истәлегенә рәттән ике көрәш турниры уздырыла

13-18 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узачак. Быел беренче тапкыр ике турнирны да рәттән уздырырга уйлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.

Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларынабулса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә.

“Ватаным Татарстан” газетасы призларына уздырылучы турнирга 50 командадан 400ләп көрәшче катнашырга теләк белдерде. Ә бөтенроссия турнирында төбәкләрдән 15 командадан 125ләп көрәшче катнашуы көтелә. Аларның күбесе безнең күршеләр: Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре. Шулай ук, Төмән, Свердловск яклары да бар”, – диде Равил Хәйруллин.

Равил Хәйруллин Татарстан командасына көрәшчеләрне ничек сайлауларын да әйтте. “Татарстан командасының составы инде билгеле. Командага, спорт остасы дигән исемне алсыннар дип, быел Татарстан беренчелегендә һәм Авыл хуҗалыгы призына уздырылган ярышларда икенче һәм өченче урын алучыларны гына алдык. Беренче урын алучыларның инде андый исемнәре бар, нәрсәгә көрәшеп торырга аларга”, – диде.

16 февральдә ачылу тантанасы, беренче әйләнешләр, ә 17се көнне финал уеннары уздыру каралган. Көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180615/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*