tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча егете Алмаз Закиров – хапкидо буенча Европа чемпионы
Арча егете Алмаз Закиров – хапкидо буенча Европа чемпионы

Арча егете Алмаз Закиров – хапкидо буенча Европа чемпионы

Арча егете Алмаз Закиров Санкт-Петербургта узган сугышчан сәнгать фестивалендә катнашты. Ул спортның ике төре буенча чыгыш ясады: хапкидо буенча Европа чемпионатында һәм тхэквондо буенча Бөтенроссия турнирында.

Бу ярышларда Алмаз Татарстаннан берүзе катнаша. Тренеры Алмаз Борхановтан: “Нинди өметләр белән бардыгыз?” – дип сорагач: “Җиңәбез! Призлы урынны алабыз, дип бардык”, – диде.

“Хапкидо ул Кореянең сугышчан сәнгате. Көндәшеңне нинди генә шартларда да сугышчан алымнар белән җиңү. Хапкидо алымнарын Кореяда гына түгел, күп илләрдә армиядә, полиция һәм төрле көч структураларында кулланалар. Ә хәзер менә спорт төре буларак кереп китте”, – дип аңлатты тренер.

85 кг авырлыктагылар арасында Алмаз Закиров чемпион булды.

  • Хапкидо рухы – туган илеңне ярату, аңа тугры калу. Ул 1963 елда гына рәсми исем ала. Мәгънәсе: хап – фикерне туплау, ки – энергия, до – юл төшенчәсен аңлата.

Румия Надршина

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*