tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланып китте
Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланып китте

Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланып китте

23 сентябрдә Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүне әзерләү һәм бәйрәм итүне оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Утырышта чыгыш ясаучылар әзерлек эшләренең торышы, патриотик эш алып бару, Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, төзекләндерү, ветераннар белән эшләү турында хисап тоттылар, оештыру комитетының эш планын расладылар.

Районның җаваплы кешеләреннән тыш утырышта Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, спорт һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Азат Шәрәпов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты вәкиле Данис Шакиров катнаштылар.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*