tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Мин – татар малае” бәйгесе узды
Арчада “Мин – татар малае” бәйгесе узды

Арчада “Мин – татар малае” бәйгесе узды

5 нче декабрь көнне Арча район балалар китапханәсендә “Мин – татар малае” исемле шәһәркүләм бәйге уздырылды. Бу чара Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Арча бүлекчәсе һәм шәһәребез балалар бакчаларының татар теленә өйрәтү буенча методик берләшмәсе белән берлектә оештырылды. Татар теле тәрбиячеләре ярдәме белән балалар бик матур җырлар, биюләр әзерләгәннәр. Һәркайсы үзенең чыгышын милли көйләр, матур киемнәр, татар халык ризыклары һәм видеоязмалар белән баеткан иде.

Балалар чыгышына бәя бирү өчен нәниләрнең сәхнәдә үзләрен тота белүләре, образ тудыра алу, татар телендә сәнгатьле сөйләү осталыклары исәпкә алынды. Алар үзләренең чыгышлары белән татар егетенә нинди күркәм сыйфатлар кирәк булуын һәркем сокланырлык итеп исбатладылар. Бәйгедә 12 малай үзләренең тапкыр, көчле, тырыш, җитез, батыр, уңган икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән тәрбиячеләр, әти-әниләр алар өчен горурланып утырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*