enrutat
Баш бит / Архивларда – халык хәтере мирасы
Архивларда – халык хәтере мирасы

Архивларда – халык хәтере мирасы

Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы 1949 елның 18 ноябрендә Татарстанның Арча районы Иске Кырлай авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. «Татарстан» телерадиокомпаниясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында төрле вазифаларда башкарды. 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

— Хөрмәтле Данил әфәнде, бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагында ничә архив эшли? Аларда нинди төрдәге һәм күпме тарихи чыганак саклана? Гомумән, Татарстан архивлары Идел буе федераль округына кергән башка милли республика һәм өлкә архивларыннан кайсы ягы белән аерылып тора?

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагында биш архив эшләп килә: ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, ТР Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы, ТР Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы, ТР Матбугат дәүләт архивы. Һәр архив махсус юнәлеш буенча документларны барлый, туплый һәм файдаланучыларга җиткерә.

Татарстан Милли архивында саклана торган документларның күпчелеге дәүләт идарә органнары, предприя­тие, оешма, уку йортлары, мәдәният учреждениеләре белән бәйле. Әлеге до­кументларның иң борынгысы XII, кайбер бәяләмәләргә караганда, хәтта Х гасырга карый. Бу – гарәп теле белгече Гамер бине Госман Сибәвәйһинең «әл-Китаб» исемле хезмәте. Ләкин Милли архивта саклана торган күп­челек документлар XIX-XX гасырларга карый. Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы элекке КПССның Татарстан Республикасы комитеты архивы нигезендә оештырылды. Бу архивта, нигездә, 1917 елдан соң сәяси партияләрнең, иҗтимагый оешмаларның документлары туплана. Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында банкротлыкка чыккан, ликвидацияләнгән предприятие һәм оешмаларның хезмәткәрләре белән бәйле документлар саклана. Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы фотографияләрне, аудио, видео, киноязмаларны туплый, тасвирлый, саклый һәм файдаланучыларга җиткерә. ТР Матбугат дәүләт архивы (элек ул Татарстан китап палатасы исемен йөртте) республикабызда дөнья күргән китап, газета-журнал, диссертация, буклет, афиша һ.б. басмаларны туплый.

Болардан башка без муниципаль район һәм шәһәр архивларына да оештыру һәм методик ярдәм күрсәтәбез. Бүген Татарстанда 46 муниципаль архив эшләп килә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Архив фонды, ягъни Татарстанның дәүләт һәм муниципаль архивларында даими рәвештә саклана торган документлар 5 миллионга якын саклау берәмлегеннән гыйбарәт. Укучыларга аңлашылсын өчен, шуны әйтәсем килә: «саклау берәмлеге» һәм «документ» төшенчәләре бер-берсеннән аерыла. Бер саклау берәмлеге бер документтан да тора ала, берничә дистә документны да берләштерә ала.

Татарстан архивларының үзенчәле­генә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: Казан 1917 ел революциясенә кадәр суд, хәрби, уку-укыту, почта-телеграф округларының үзәге булган. Бу округлар карамагында берничә губерна була. Шуңа күрә Татарстан Милли архивында саклана торган документларның Урта һәм Түбән Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер, Казахстан, Төньяк Кавказ регионнары тарихы өчен дә әһәмияте зур. Татарстан дәүләт архивларының тагын бер үзенчәлеге – без, башка күп кенә тө­бәкләрдәге кебек, үз республикабыз территориясе белән генә чикләнмичә, бөтен татар халкы тарихына караган документларны эзлибез, барлыйбыз, кайтарырга тырышабыз. Соңгы 15-20 ел эчендә чит ил архивларыннан татар халкы тарихына караган меңнән артык документның копиясе кайтарылды. Болардан тыш һиҗрәттәге күренекле милләттәшләребез Гаяз Исхакый, Шә­фика Гаспринская-Йосыфбәйле тормышына һәм эшчәнлегенә караган шактый документларны кайтаруга ирештек. Гали ага Акыш та үзенең шәхси архивын Татарстан архивчыларына тапшырды. Телгә алынган документлар бүген Татарстан Милли архивында саклана, алар файдаланучылар өчен ачык.

– Сез былтыр Иран Ислам Җөмһү­рия­тендә булып кайттыгыз. Чит илгә сәфәрнең максаты нинди иде, нәтиҗәләре нинди булды?

– Әйе, Иран Милли архивы һәм Милли китапханәсе оешмасы җитәкчелегенең чакыруы буенча, декабрь башында Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең архив документларын фәнни куллану һәм халык­ара элемтәләр секторы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Ильяс Альфред улы Мөстәкыймов белән Иранның башкаласы Таһран шәһәренә барып кайттык. Иран Милли архивында архив эше торышын, Иран коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәндек. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Иранның Милли архив һәм Милли китапханәсе оешмасы арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Меморандумда Татарстан һәм Иран архивчылары арасында тәҗрибә алышу, татар халкы һәм Иран тарихына караган архив документлары копияләре алмашу, уртак документаль күргәзмәләр оештыру, ике якны да кызыксындырган башка чаралар каралган. Шуңа күрә сәфәребез бик уңышлы, бик нәтиҗәле булды, дип әйтергә була.

Форсаттан файдаланып, шуны да искәртәсем килә: Татарстан һәм Иран архивчылары арасындагы мөнә­сә­бәт­ләрне урнаштыруда Иранның Казандагы Баш консуллыгының, аеруча Иран мәдәни атташесы Пәрвиз Касыйми әфәнденең ярдәме бик зур булды. Башконсул Бакыйрнәжад Шаян әфәндегә һәм Касыйми әфәндегә бик рәхмәтлебез.

– Иранда татар халкы тарихына караган документлар күпме? Алар анда ничек эләккән?

– Башта татар-иран мөнәсәбәт­ләренең кыскача тарихын әйтеп үтәргә кирәк дип уйлыйм. Бабаларыбызның – борынгы төрки кабиләләрнең – Иран белән мөнәсәбәтләре безнең эраның VI йөзендә башлана. Төньяк Кавказда һәм Түбән Идел буенда Хәзәр дәүләтенең, Урта Идел буенда Идел Болгарстанының барлыкка килүе бабаларыбыз яшәгән бу өлкәләрнең Иран мәдәнияте хәким булган Урта Азия, Иран һәм Әфганстан белән даими мөнәсәбәтләре урнашуга китерә. Х йөздә Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителгәч, мөнәсәбәтләр тагын да ныгый. Идел Болгарстанында туып үскән шәкертләр һәм галимнәр Бохара, Нишапур, Рәй кебек ислам һәм иран мәдәниятенең танылган мәркәзләрендә укыйлар һәм эшлиләр, мөселман дөньясында танылалар. Шундый олуг галимнәрдән берсенең – табиб Таҗетдин әл-Болгариның «әт-Тирьякыль-кәбир» исемле хезмәтенең безнең көннәргә килеп җиткән бердәнбер күчермәсе Иран Мәҗлесенең (парламентының) китапханәсендә сакланып калган (1997 елда бу чыганакны галимнәр М.Г.Госманов һәм Ә.Б.Халидов бас­тырып чыгарды). Болгар дәүләтенең X-XII йөзләрдә Иран территориясендә урнашкан дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләре дә булган. Бу турыда кызыклы фактлар сакланган. Мәсәлән, XI йөз Иран тарихчысы Әбел-Фазыл Бәйһакый әйтүенчә, 1025 елда Болгар хөкемдары Әбү Исхак Ибраһим бине Мөхәммәд Нишапур өлкәсендә урнашкан Сәбзәвар һәм Хөсрәүҗәрд шәһәрләрендә ике мәчет төзер өчен акча җибәрә.

XIII йөздә Идел-Урал һәм Иран өлкәләре бер дәүләт – Монгол империясе – составына кертелә. XIII йөз ахырында Идел-Урал һәм бүгенге Иран җирләре төрле дәүләтләр (Алтын Урда һәм Илханнар дәүләте) сос­тавында калса да, XIII-XIV йөзләрдә сәүдә, дипломатия һәм мәдәният өлкәсендә татар-иран мөнәсәбәтләре тагын да активлаша. Бу ике дәүләттә дә идарә итү ысуллары охшаш була. Эш кәгазьләренең (мәсәлән, хан ярлыкларының) терминологияләре дә охшаш була. Билгеле булганча, Алтын Урда заманыннан безнең көннәргәчә бик аз эш кәгазьләре килеп җиткән. Шуңа күрә Иранда шактый күп санда сакланып калган илханнарның ярлык­ларын өйрәнеп, галимнәребез Алтын Урданың эчке төзелешен, татар теленең тарихи терминологиясен әйбәтрәк күзаллый алырлар. Татар, үзбәк, казах һәм башка төрки халыкларның уртак мирасын тәшкил иткән, Алтын Урда чорында язылган әдәби әсәрләре – Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»се һәм башка ядкәрләр фарсы әдәбияты үрнәкләрендә иҗат ителә. Алтын Урда таркалганнан соң да татар ханлыклары белән Иран арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дәвам итә. Идел буе Мәскәү дәүләте тарафыннан яулап алынгач, Россия һәм Европа илләре белән сәүдә иткән Иран сәүдәгәрләре Казан һәм Әстерханга килә. ХХ йөз башында татар җәмәгатьчелегендә Шәрык, шул исәптән Иран әдәбияты һәм мәдәнияте, эчке хәле белән кызыксыну арта. Оренбургта чыгып килгән «Вакыт» газетасының мөхбире сыйфатында 1909 елда Иранга Борһан Шәрәф барып кайта һәм үзенең «Иран мәктүпләре» дип аталган очерклар җыентыгын бастырып чыгара. 1934 елда Иранда күренекле татар дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев була, анда ул Иран галимнәре белән аралаша.

Бу фактлар бөтенесе Иран архивларында һәм китапханәләрендә саклана торган чыганакларда, һичшиксез, чагылыш тапкан. Мәсәлән, Иран архив һәм китапханәләрендә сакланып калган, XII-XV йөзләрдә яшәгән кайбер Иран тарихчыларының хезмәтләрендә Болгар дәүләте, Дәште Кыпчак һәм Алтын Урда тарихына караган шактый бай мәгълүмат бар. Шулардан Мөхәммәд Багдади, Атамәлик Җөвәйни, Минһаҗетдин Җөзҗани, Могыйнетдин Натанзи, Габдерраззак Сәмәркандиләрнең хезмәтләренең күчермәләрен алып кайта алдык. Бу хезмәтләр шактый еллар элек басылган булсалар да, Татарстан галимнәренә, ә кайберләре хәтта Россиядә дә бары өзекләрдә һәм тәрҗемәләрдә генә мәгълүм иде.

Иранда нинди кулъязма байлыклар саклануын күзаллау өчен, түбәндәге фактны китерим. 1920 еллар башында Мәшһәд шәһәрендәге Астане Кодыс Ризави китапханәсендә эшләгән башкорт галиме Зәки Вәлиди Багдад хәлифәсе илчелеге составында 922 елда Идел Болгарстанында булып кайткан Ибне Фазлан юлъязмасының безнең көннәргә килеп җиткән бердәнбер күчермәсен таба.

Иранда моңа кадәр безгә мәгълүм булмаган документлар саклануы да ачыкланды. Мәсәлән, XIX йөз ахырында Иранда фарсы телендә Кырым ханлыгы тарихы языла. Ул хезмәтнең бер күчермәсе Иран Милли китапханәсендә саклана, безгә копиясен бүләк иттеләр. Иран Милли архивында Казан һәм Казан татарлары телгә алынган, XIX гасыр ахыры – XX йөз башына караган тагын ике документ табылды, ләкин аларны карарга өлгермәдек. Иран коллегаларыбыз безгә күчермәләрен соңрак җибәрергә вәгъдә итте.

Әлбәттә, без дә Иранга буш кул бе­лән бармадык: коллегаларыбызга Та­тарстан архивчылары тарафыннан әзерләнгән, республикабыз тарихына багышланган берничә китап һәм Татарстан Милли архивында саклана торган, Иран тарихына караган дүрт документның күчермәсен тапшырдык.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тагын нинди илләрнең архивчылары белән хезмәттәшлек итә?

– Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Болгария архивчылары белән даими элемтәдә торабыз. Төркия архивчылары белән хезмәттәшлегебез аеруча нәтиҗәле: 1995 елдан Татарстанга Төркиядән татар халкы тарихына караган биш йөздән артык XV-XX гасыр документларының копияләре кайтарылды. Бу документлар нигезендә ике документаль җыентык басылды. 2005 елда, Казанның меңьеллыгы уңаеннан, төрек коллегаларыбыз «Госманлы документларында Казан» дигән җыентык чыгарды. 2008 елда Татарстан архивчылары тарафыннан «Төркия архивларының XVI-XIX йөз Идел-Урал төбәге тарихына караган документлары» дигән китап дөнья күрде. Әлеге ике җыентыкка кергән документларның күпчелеге моңарчы беркайда да басылмаган. Бу китаплар бөтен Россиядә зур яңгыраш тапты.

Хәзер дә Төркия архивчылары белән аралашып торабыз. Күптән түгел Төркия Җөмһүриятенең Казандагы Баш консулы Сабри Тунч Ангылы әфәнде белән очраштык, Татарстан һәм Төркия архивчыларының хезмәттәшлеген тагын да үстерү юллары турында сөйләштек, конкрет чаралар билгеләдек. Шуларның берсе – ике якны да кызыксындырган конкрет темалар буенча документаль җыентыклар әзерләү һәм бастырып чыгару.

– Чит илләрдәге татар тарихына бәйле тарихи чыганакларның барлык күчермәләрен Казанда туплау турында тарихчылар күптән сүз алып бара. Бу юнәлештә эшләр ни хәлдә?

– Чит ил һәм Россиядәге коллегаларыбыздан алмашу юлы белән килгән яисә бүләк ителгән документ копияләренең саны шактый булса да, безнең тарихыбызга караган, Россия һәм чит ил архив һәм китапханәләрендә саклана торган язма чыганаклар саны, әлбәттә, күпкә артык. 2007 елда «Мирас» программасы нигезендә бирелгән акчага без Борынгы актлар Россия дәүләт архивыннан XVIII йөз ревизия (ягъни салым түләүчеләрнең санын алу) материалларының хәзерге Татарстан территориясенә бәйле бер өлешен электрон копия рәвешендә Татарстан Милли архивына алып кайттык. Моннан кала, шәхси коллекцияләрдә сак­ланган шактый документларны сатып алдык. Былтыр хөкүмәтебез 2013-2016 елларга яңадан «Мирас» программасын раслады. Бу программаны төзегәндә, без конкрет тәкъдимнәр белән чыктык. Тәкъдимнәребез «Мирас» программасына керде. Аллаһ боерса, бу юлы да архивларыбызны кыйммәтле чыганак­лар белән баетачакбыз.

Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: архивларыбызда тупланган документларны без мөмкин кадәр тизрәк фәнни әйләнешкә кертергә, халыкка җиткерергә тырышабыз. Татарларның Төркия, Польша, Литва һәм башка илләр белән сәүдә, мәдәният һәм дипломатик элемтәләре турында сөйли торган, моңарчы мәгълүм булмаган күп кенә чыганаклар «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналында басылып килә.

Дөрес, чит илләр архивларыннан кайткан документларны фәнни әйлә­нешкә керткәндә, проблемалар да юк түгел. Төп проблема – тел мәсьәләсе. Мөселман илләреннән кайткан документлар, гадәттә, гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрендә язылган. Кызганычка каршы, тарихчыларыбыз арасында алардан иркен файдалана алырлык белгечләр бик аз. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре бар, аларга тукталып тормыйм. Шуңа күрә бүген Шәрык телләрендә иркен укый алырлык югары квалификацияле белгечләр тәрбияләү Казанда Шәрыкны өйрәнүчеләр әзерли торган югары уку йортлары алдында торган бурычларның берсе дип уйлыйм.

– Бүгенге мәгълүмати технологияләрне татар халкы һәм Татарстан тарихы, мәдәнияте буенча чыганакларны пропагандалау өлкәсендә файдалану ягыннан республикабыз архивчылары нинди эшләр башкара?

– Беренчедән, интернет мөмкин­лекләреннән киңрәк файдаланырга тырышабыз. Мәсәлән, файдаланучыларга уңайлы булсын өчен, төрле те­маларга мәгълүмат базаларын әзе­р­ләп, интернет аша файдаланыр­лык итеп ясыйбыз. Әйтик, сайтыбыздагы Татарстан Милли архивы сәхифәсендә «Пра­вославие һәм мөселман мәхәл­лә­­лә­ренең метрика дәфтәрләре», «Рос­сия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелү», «Фотодокументлар» һ.б. мәгъ­лүмат базаларының интернет версияләре урнаштырылган.

Шулай ук файдаланучылар сайтыбызда ТР Милли архивы һәм ТР Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы фондлары буенча күрсәткечләр (путеводительләр), ТР Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы фондлары буенча белешмәлек белән таныша ала.

Дәүләт архивлары сайтыбыздагы үз сәхифәләрендә төрле темалар буенча даими рәвештә виртуаль документаль күргәзмәләр оештыра.

«Гасырлар авазы» журналының һәм «Татарстан матбугат елъязмасы»ның һәр саны безнең сайтка урнаштырылып килә һәм теләгән кеше аларны ирекле рәвештә укый ала. Киләчәктә китапларыбызны да акрынлап интернетта эләчәкбез. Берничә китап шулай сайтыбызга урнаштырылды инде.

Документларның яхшырак сакланышын тәэмин итү һәм файдаланучыларга тизрәк хезмәт күрсәтү өчен, Татарстан дәүләт архивлары документларны цифралаштыру буенча планлы рәвештә эш алып бара.

– Соңгы елларда җәмгыятьнең, хөкү­мәтнең, гомумән, кешеләрнең архивка карата мөнәсәбәте үзгәрдеме?

– Әлбәттә, үзгәрде. Элегрәк архивны еш кына тузанга баткан кәгазь саклана торган урын дип кенә күзаллыйлар иде. Кызганычка каршы, андый караш дәүләт дәрәҗәсендә дә хөкем сөргән вакытлар булды. Мәсәлән, 1920-1950 елларда ил күләмендә макулатура кампанияләре үткәрелеп, күп кенә мөһим тарихи документлар юкка чыгарылган.

Шөкер, соңгы ике дистә ел эчендә документаль мираска караш дөньяда, Россиядә, Татарстанда уңай якка үз­гәрде. Архив бит ул – тарихи хәтерне туплый торган үзәк. Архивларда социаль-хокукый, тематик характердагы документлар һәм тарихыбызның әлегә өйрәнелмәгән мәсьәләләрен чишү өчен бәяләп бетергесез чыганаклар саклана. Җәмгыятькә, кешеләргә документаль мирасыбызның кадерен аңлату юнәлешендә архивчылар күп көч куя. 1995 елдан Татарстан Баш архив идарәсе «Гасырлар авазы – Эхо веков» тарихи-документаль журналын чыгара. Журналыбызда Россия галимнәре генә түгел, Төркия, Гер­мания, Украина, Белоруссия, баш­­ка ил галимнәре мәкаләләре дә ба­сыла. Соңгы ике дистә елда төрле темаларга багышланган илледән артык китап нәшер иттек. Документаль байлыгыбызны популярлаштыру, халыкка җиткерү юнәлешендә «Чын мирас» журналы белән дә бик теләп хезмәттәшлек итәбез.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, хөрмәтле Данил әфәнде. Киләчәктә Сезгә һәм коллегаларыгызга тарихи чыганакларны саклау, туплау һәм пропагандалау эшендә уңышлар теләп калабыз!

Автор: Илдус Заһидуллин
Чыганак: «Чын мирас»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*