enrutat
Баш бит / Тарихи-мәдәни мирас елы: нәтиҗәләр һәм бурычлар. Татарстанның мәдәният министры белән әңгәмә
Тарихи-мәдәни мирас елы: нәтиҗәләр һәм бурычлар. Татарстанның мәдәният министры белән әңгәмә

Тарихи-мәдәни мирас елы: нәтиҗәләр һәм бурычлар. Татарстанның мәдәният министры белән әңгәмә

Республикабызда тарихи-мәдәни мирас елы төгәлләнде. Шул уңайдан без берничә сорау белән Татарстан республикасы Мәдәният министры Айрат Миннемулла улы Сибагатуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Айрат Миннемуллович, Мәдәният министрлыгы сайтында республикабызда Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан кабул ителгән чаралар планы үтәлеше турында тулы мәгълүмат бар. Шушы чараларны тормышка ашыру алдагы елларда мәдәният өлкәсендә нинди юнәлешләрнең мөһим икәнен күрсәтте, нинди яңа проектларга башлангыч бирде? Якын киләчәктә Сез җитәкләгән министрлык тарафыннан тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә нинди эшләр планлаштырыла?

– 2012 елның Тарихи-мәдәни мирас елы булуы юкка түгел – тарихи мирасыбызга һәм милли кыйммәтләребезгә сакчыл караш Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясенең ни­гезенә салынган. ТР Министрлар Ка­бинеты раслаган Тарихи-мәдәни мирас елын үткәрү буенча чаралар планы җәмәгатьчелек игътибарын әлеге актуаль темага юнәлтте. Ә инде быелгы мөһим проектларга килгәндә, «XXI гасырда мәдәни мирас: саклау, файдалану, популярлаштыру» дип аталган фәнни-гамәли конференция уңышлы үтте. Без аны ел саен оештырырга ниятлибез. Беренче мәртәбә «Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе» Халыкара яшьләр форумы үткәрелде, икенче зур чара – «ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдә­ни һәм табигый чараларын саклау конвенциясенең киләчәге» консультатив утырышы. «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» комплекслы проекты буенча эш дәвам итә. Киләсе елга Болгар цивилизациясе музеен ачу планлаштырыла. 2012 елда мәдәни мирас объектларыннан Татарстан Язучылар берлеге бинасы реставрацияләнде, Бо­ратынский утары, Л.Н.Толстой, А.М.Горький, В.И.Ульянов-Ленин һәм Г.Тукай музейларына рес­таврация-төзекләндерү эшләре башланды.

Быел 2013-2016 елларга «Мирас-Наследие» максатчан программасы кабул ителде. Әлеге программа кысаларында археологик, фольклор һәм сәнгатькә кагылышлы экспедицияләр оештырылачак, аеруча әһәмиятле тарихи биналарны төзекләндерү-яңарту эшләре уздырылачак, музей фондындагы әйберләр, архив документлары реставрацияләнәчәк.

Программаның үзенчәлеге Татарстан Республикасының туристлык маршрутларында урнашкан мәдәни мирас объектларын саклауга юнәлтелгән булуда.

– Казан шәһәре – татар халкының рухи һәм мәдәни мәркәзе. Шәһәребездәге тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эше бер­никадәр җайга салынды. Бу эшләр Универсиада үткәннән соң туктап калмасмы? Гомумән, киләчәктә Казан каласында татар рухын саклау өчен ниләр планлаштырыла?

– Мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре Татарстан Рес­публикасы Президентының аерым контролендә. Тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эшләре, әлбәттә, Универсиададан соң да туктап калмаячак, әйткәнемчә, «Мирас-Наследие» максатчан программасы кысаларында дәвам итәчәк. Агач архитектура һәйкәлләрен торгызу – күчемсез мәдәни мирасыбызның аеруча четерек­ле өлеше. Ул Президентыбызның игъ­тибар үзәгендә. Мәдәни мирас булган агач йортларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре төзекләндерә. Мәсәлән, алар тарафыннан Галиәсгар Камал, Шиһабетдин Мәрҗани йортлары төзекләндерелде, янган Бәхтиев йорты торгызылды.

Татар рухын саклау дигәндә, беренче чиратта, башкалабыз үзәгендә урнашкан Иске Татар бистәсе турында сүз бара. Ул уникаль мәдәният, мәгариф, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булган. Иске Татар бистәсенең тарихи-архитектур йөзен комплекслы саклау өчен, аңа аерым статус бирү турында сүз бара. Хәзерге вакытта бистәне дәүләт саклавына кую максатыннан, документлар әзерләнеп, нәтиҗә чыгару өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына юлланды.

– Болгарда һәм Зөядә башкарылган тарихи-мәдәни ядкәрләрне саклау өлкәсендәге уңышларыбыз күз алдында, алар һәрьяктан игътибарга лаек. Бүгенге көндә Урта Идел төбәгендә иң эре өяз шәһәрләренең берсе булган, сәүдәгәрләре белән мәшһүр Чис­тай шәһәрен музейлаштыру буенча нинди эшләр башкарыла? Бу яктан Чистайның потенциалы Алабуга шәһәренә караганда берничә тапкыр зуррак бит.

– Чистай шәһәренең һәм райо­ны­ның мәдәни мирасы уникаль – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Мол­чанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Фе­дин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән.

Бүгенге көндә шәһәрнең тарихи үзәге тарихи йөзен һәм ландшафт тирәлеген саклап кала алган. Быел сентябрь аенда Чистай муниципаль районы җитәкчелеге шәһәрдәге Музей берләшмәләре базасында дәүләт музей-тыюлыгы ясау инициативасы белән чыкты. Хәзер бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә карала.

– Татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләр, нигездә, авылларда сакланды һәм саклана. Хәзерге вакытта авылларда мәдәният йортларын, аерым мәктәпләрне төзекләндерү буенча план тормышка ашырыла. Татарстанда авылларны үстерү буенча кимендә ун елга исәпләнгән комплекслы программа кабул итәргә кирәк түгелме икән? Мондый программа кабул ителсә, Сез, министр буларак, авыл җирлегендәге мәдәният өлкәсендә нинди юнәлешләргә, проектларга өстенлек бирер идегез?

– Чыннан да, халык мәдәнияте авылларда саклана һәм кыйммәтле мирасыбыз буыннан-буынга тапшырыла килә. Авылларны саклап калу өчен мәктәп, клуб, фельдшерлык-акушерлык пунктлары кебек социаль әһәмияткә ия объектларның эшләп торуы зарур. Без республиканың «Авыл клублары төзү программасы»на зур өметләр баглыйбыз. Аның нигезендә салынган клублар күпфункцияле булачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән бүгенге көндә республиканың һәр районында бер авылда мәдәният йорты салынды. Бу эшкә 500 млн сум акча тотылды. Торак пунктын сайлаганда, беренче нәүбәттә, авылның киләчәктә үсеш мөмкинлекләренә игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 2013 елда муниципаль районнарда төзеләчәк мәдәният йортлары исемлеге расланды. Алар, һичшиксез, заман таләпләренә җавап бирәчәк, мәдәниятне, халыкның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итәчәк. Программа 2014 елга да каралган. Алга таба да дәвам иттерү респуб­лика бюджетының мөмкинлекләренә бәйле.

– Классик язучыларыбызның күптомлыкларын чыгару һәрвакыт Мәдәният министрлыгының махсус заказы белән башкарылды. Бу максатта киләсе елларга нинди эшләр планлаштырыла?

– 2009-2010 елларда Фатих Кәрим, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев, Һади Такташ, Галиәсгар Камал, Һади Такташның «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде.

2012 елда Рөстәм Кутуйның өчтомлыгы, Рөстәм Мингалимнең дүрттомлыгының I томы, Мөсәгыйт Хәбибуллинның алты томлыгының I томы, Габдрахман Әпсәләмовның рус телендәге I томы басыла. «Сайланма әсәрләр»нең дәвамын киләсе елларда нәшер итү планлаштырылган.

– Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү юнәлешендә Мәдәният министрлыгы тарафыннан ниләр эшләнә, бу юнәлештәге мөһим эшчәнлек буенча рес­публика программасы бармы, чараларны финанслау ничек тормышка ашырыла?

– Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән эшләү – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп юнәлешләреннән берсе. Бөтендөнья татар конгрессы, Россия төбәкләрендәге Татар федераль милли-мәдәни автономияләре белән берлектә милли мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә бәйле чаралар үткәрелә. 2012 елда Төрекмәнстанда, Төркиядә Татарстан көннәре узды. Читтәге милләттәшләребезне берләштерүдә зур роль уйнаган милли бәйрәмебез Сабантуй быел Россия Федерациясе төбәкләрендә 147 урында үтте, чит илләрдә 64 урында, мәсәлән, Ташкентта, Алма-Атыда, Нью-Йоркта, Кытайда, Чехиядә, Эстониядә үткәрелде. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең бәйрәмнең әһәмиятен абруйлы сүз белән ышандырырлык итеп аңлатып бирә белүләре Сабантуйны уздырырга нык ярдәм итә. Шуның белән бергә Татарстанның һәм Президентыбызның абруе, бәйрәмне уздыруга ярдәм күрсәтүе дә уңай нәтиҗә бирә. Хәзер киләсе елда узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара. Федераль Сабантуйны Төмәндә үткәрәчәкбез, ә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыруны Пермь өлкәсенең Барда авылы кабул итәргә әзер.

Читтәге милләттәшләребезне татар китабы белән тәэмин итү юнәлешендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе максатчан эшли. Китапханәнең халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлеге татарлар яшәгән төбәкләргә китапларны килешү нигезендә дә, бүләк итеп тә тарата. 2011 елда 28 төбәкнең 46 китапханәсенә 4 мең экземпляр басма һәм электрон китап җибәрелде. Татар әдипләре әсәрләрен АКШ, Канада, Финляндия, Болгария, Казахстан, Литва һәм башка илләргә дә илтеп җиткерә алдык. ТР Милли китапханәсе Татарстанда басылган татар газета-журналларын 20 адрес буенча чит ил китапханәләренә, татар ассоциацияләренә һәм иҗтимагый үзәкләренә тарата. ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Түгәрәк уен» журналы аша чит илләрдәге милләттәшләребез белән аралашып тора, быел журналда Америкада һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребездән килгән язмалар дөнья күрде. Киләчәктә «Чын мирас» журналына да бу юнәлештә нәтиҗәле эшләр теләп калам.

Автор: Илдус Заһидуллин
Чыганак: «Чын мирас»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*