tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айтуган бабайның китабы
Айтуган бабайның китабы

Айтуган бабайның китабы

8 май көнне Апас районының Зур Болгаер авылы клубында әкиятче Айтуган бабайның китабын тәкъдим итү кичәсен уздырдык.

Бабайның вафатына инде 55 ел булса да, әкиятләрен халык онытмый, авылдашлары туган як җанлы Ансар абый Галиевның идеясы белән Зөфәр Мөхәммәтшин ” Айтуган Максудов – Болгаер әкиятчесе” дип исемләнгән китабын дөньяга танытты, Болгаерлыларга бүләк ясады.

Кичәдә Казаннан кайтткан журналистлар, кунаклар катнашты. Алар арасында Хәмзә Бәдретдинов, драматург Хәбир Ибраһимов, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы Гөлүсә Закирова, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, авылдаш егете курайчы, гармунчы, җырчы Илнур Ганиев һ.б. бар иде. Айтуган бабайның нәсел дәвамчылары үзләренең бабалары белән горурлык хисләрен уртаклаштылар. Китапта бабайның 17 әкияте урнашкан.(Әкитне сәхнәләштереп тә күрсәттеләр)

Үзе укый да,яза да белмәгән бабайның әкиятләрен 1950 елда авылга килгән Х.Ярми һәм Х.Гатина – экспедиторлар язып алмаган булса, бәлки ул әкиятләр сакланмаган да булыр иде, без аларга рәхмәтле.

Земфира Мөхәммәтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*