tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азәрбайҗан Сабан туенда яшь киленнәр токмач кисүдә көч сынашкан
Азәрбайҗан Сабан туенда яшь киленнәр токмач кисүдә көч сынашкан

Азәрбайҗан Сабан туенда яшь киленнәр токмач кисүдә көч сынашкан

Азәрбайҗан Сабан туенда яшь киленнәр өчен токмач кисү ярышы оештырганнар. Бәйрәм Бакуның Гейдар Алиев паркында татар милли бәйрәме Сабан туе узды. Бу хакта “Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабан туенда традицион ярышлар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, күзне бәйләп кайчы белән бүләк кисеп алу, көятнәгә сулы чиләк асып йөгерү, капчык сугышы, армрестлинг һәм башка ярышлар булган. Шул ук көнне яшь киленнәр бәйгесе дә узган. Анда катнашучылар традицион татар токмачы әзерләүдә осталыкларын күрсәткән.

Сабан туеның баш батыры Джавид Мустафаев булган. Аңа төп бүләк буларак тәкә биргәннәр. Икенче һәм өчен урын яулаган көрәшчеләр – Джавид Абдулзаде һәм Адем Исмаиловларга кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.

Бәйрәм ачылышында Россия Федерациясенең Азәрбайҗандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Сурахан районы башкарма комитетының иҗтимагый-сәяси элемтәләр һәм гуманитар мәсьәләләр бүлеге мөдире Бархудар Бархударов, Татарстан Республикасының Азәрбәйҗандагы Даими вәкиле Альфред Закиров катнашкан.

Бәйрәмгә Казаннан алып баручы, шоумен Раиль Нуриев, җырчы Альбина Кармышева һәм татар эстрадасы йолдызы, халыкара конкурслар лауреаты Линара Батталова килде. Артистлар танылган хитларны һәм татар халык җырларын башкарды, диелгән бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*