tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Багыш мәчетендә җәйге укулар
Багыш мәчетендә җәйге укулар

Багыш мәчетендә җәйге укулар

Апас районы Багыш авылы мәчетендә елдагыча балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Мөгаллимәләр төрле яшьтәге балаларга дин нигезләрен өйрәттеләр, Коръән Кәримнән сүрә ятларга да өлгерделәр, дип хәбәр итәләр районның мәгълүмат чаралары. Бүгенге көндә әдәпкә өйрәнү аеруча да әһәмиятле. Пәйгамбәрләр тарихы нигезендә әхлак дәресләре алып барылды. Укуларга нәтиҗә ясап, уен-викторина булды һәм балаларга бүләкләр тапшырылды.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*