tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакуда Муса Җәлилне искә алу кичәсе узачак
Бакуда Муса Җәлилне искә алу кичәсе узачак

Бакуда Муса Җәлилне искә алу кичәсе узачак

15 февраль көнне 15:00 сәгатьтә Азербайҗан шәһәренең башкаласы Баку шәһәрендә татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе урынбасары Әмин Рамазанов хәбәр итте.

Чарада татар шагыйренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Муса Җәлилнең иҗаты турында танылган мәдәният хезмәткәрләре сөйләячәк. Азербайҗандагы татар диаспорасының яшь активистлары һәм студентлар шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус һәм азербайҗан телендә укыячаклар.

Кичәне “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе һәм Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге оештыра.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*