tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барселонада татар музыкасы яңгыраячак
Барселонада татар музыкасы яңгыраячак

Барселонада татар музыкасы яңгыраячак

12 декабрьдә Барселонаның Auditori de Barcelona концерт залында татар композиторлары әсәрләреннән тупланган “Татар музыка җәүһәрләре” исемле концерт  узачак. Бу турыда Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Герассим Воронков җитәкчелегендәге Orquestra Simfònica Del Vallés музыкантлары Фәрит Яруллин, Рәшит Кәлимуллин һәм Юлия Бек әсәрләрен башкарачак. Концертта шулай ук танылган пианист Федор Әмиров (Мәскәү) катнашачак.

“Татар музыка җәүһәрләре” – Татарстан мәдәният министрлыгы һәм композиторлар берлеге тарафыннан 2009 елдан башланып киткән проект. Ул Татарстан хөкүмәте күзәтүе һәм ярдәме белән алып барыла. Максаты – татар музыкасын дөньякүләм таныту.

Бу проект ярдәмендә татар классик музыкасы концертлары Берлинда, Лейпцигта, Стокгольмда, Иерусалимда, Римда һәм Флоренциядә үтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*