tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады
Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады

Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады.

Иртәнге сәгать сигездә башланган теркәүгә иң беренче булып Пенза өлкәсендәге данлыклы Урта Әләзән авылыннан җирле милли-мәдәни автономия рәисе Кязым Дебердеев килде. Уңган кеше бар эшен алдан башкарып куя шул.

Әкренләп кешеләр җыела…

Бөтендөнья татар конгрессының Сармандагы бүлекчәсе җитәкчесе Зилә Хузина белән сөйләшәбез. Ул Петровка завод авыл җирлеге башлыгы булып эшли, 2008 елдан БТК бүлекчәсен җитәкли. Зилә ханым сүзләренчә, бүлекчә активы күбесенчә укытучылар, араларында китапханәче дә, клуб хезмәткәре дә бар. Алар районда үтүче һәр чарага, мәдәни, дини, мәгариф өлкәсендә булсын, катнашып баралар. Сарман – татарлар күпләп яшәгән район, шөкер, татарча сөйләшәбез, татар мохитын саклыйбыз, шулай да уяулылкны югалтмыйбыз, ди Зилә ханым.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхәбетдинова Мәскәүдән килгән, Асадуллаев йортында чаралар оештыру бүлеген җитәкли. Кабинетында нәни генә булса да, тарихи-этнографик музей оештырып куйган. Тугыз ел “Шатлык” балалар ансамблен оештырып эшләтеп килә икән. Бүгенге көндә ансамбльгә 4-17 яшьлек 18 бала йөри, алар Казанга гына 7 мәртәбә төрле бәйге-конкурсларда катнашу өчен килгән булганнар, шулай ук Хельсинки, Санкт-Петербургка барып анда да концертлар куйганнар. “Шатлык” ансамбле Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясенең визит карточкасы булып тора. Балалар өчен махсус укыту студиясе дә эшли икән. Анда аларга Лилиана Сафина татар теле сабаклары бирә, Зәмзәмия ханым үзе актерлык осталыгына өйрәтә, тагын бию дәресләре дә үтә. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында Зәмзәмия ханым алдагы дәвергә нинди планнар кабул ителәчәген зур кызыксыну белән көтә.

Рафаэль Әхмәдиев – Алматыдан. Тумышы белән төньяк Казахстан Петропавловск шәһәреннән, ләкин студент елларыннан бирле Алматыда яши, комсомол, партия органнарында, Казахстан президенты аппаратында эшләгән кеше. 90 нчы еллардан Рафаэль әфәнде татар хәрәкәтендә актив катнашып килә. Соңгы 5 елда татар яшьләренә ана теле сабаклары да биргән. Аның Казанга килүе тагын бер максаты бар, Рафаэль Гарифулла улы Әхмәдиев Бөтендөнья татар конгрессының Казахстан Республикасындагы филиалының җитәкчесе булачак.

Утырышта катнашучылар төштән соң комиссияләр җыелышлары үтәчәк урыннарга таралачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*