tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Наҗар Нәҗмине искә алалар
Башкортстанда Наҗар Нәҗмине искә алалар

Башкортстанда Наҗар Нәҗмине искә алалар

Дүртөйле районында шагыйрь Наҗар Нәҗминең вафатына 20 ел тулу уңаеннан хәтер чарасы үтә. Шагыйрьнең туган төбәгенә якташлары, дуслары, танышлары, каләмдәшләре һәм дәүләт эшлеклеләре җыелды.

Шулай ук чарага шагыйрьнең кызы Алсу, кияве Ирек, оныгы Ансаф та килде. Шагыйрьләрдән Марат Кәримов, Гүзәл Ситдыйкова, Кадим Аралбай, Фәния Габидуллина, Флүр Галимов катнашлыгында үткән очрашу Наҗар Нәҗми хакындагы хәтирәләрне яңартты. Хәтер чаралары Наҗар Нәҗми һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Очрашу шагыйрьнең туган авылы Миңештедә дәвам итте.

Башкортстан Республикасы милли-мәдәни мохтарияте

Ф. Габидуллина фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*