tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байтуган авылы тавына тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куймакчылар
Байтуган авылы тавына тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куймакчылар

Байтуган авылы тавына тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куймакчылар

Камышлы районында урнашкан Байтуган авылы тауларга бай. Аларның исемнәре дә бар: Озын, Кылыч, Бурлы, Тимер торнак, Алтын, Имиле һәм башкалар. Әлеге таулар Байтуганны Алтын тау бистәсеннән аерып торганнар. Кызганычка, бүгенге көндә бу авыл юк инде…

Байтуганда туып-үскән Сәләй Вагыйзов, татар балалары өчен «Әлифба» китабы авторы, шушы тауларга менеп йөрергә яраткан. Соңгы тапкыр 1969нчы елны туган авылында булган Сәләй ага тагын тауларына менеп хозурланган, Алтын тау бистәсенә барып килгән…

Тауларның беренчесе М-5 трассасыннан узып барганда бик яхшы күренеп тора. Аның өстенә зур тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куймакчылар. Һәр татарны Әлифбалы иткән, гыйлем биргән Сәләй Вагыйзов биредә туып-үсүе турында һәр узып баручы белеп тору мөһим бит.

Бу эш Татар Байтуганы авылында «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музее мөдире Нурания ханым Абзалова һәм Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте инициативасы белән эшләнә. Подрядчы белән сөйләшүләрне һәм оештыру эшен «Туган тел» оешмасы Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов, ә финанс чыгымнарны Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе (җитәкчесе — Ильяс Гомәр улы Шәкүров) үз өстенә алды. X Бөтенроссия авыл Сабантуена кадәр әлеге эшләр төгәлләнергә тиеш.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*