tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәйге” ат чабышы ярышында татар атлары катнашында яңа төр уеннар кертеләчәк
“Бәйге” ат чабышы ярышында татар атлары катнашында яңа төр уеннар кертеләчәк

“Бәйге” ат чабышы ярышында татар атлары катнашында яңа төр уеннар кертеләчәк

Лениногорск районы Каран авылында республика күләмендә үткәрелә торган “Бәйге” ат чабышында татар токымлы атлар катнашында яңа төр ярыш уздырырга уйлыйлар. Бу хакта “Алмакай” ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бүген безгә тарихи мирасыбызны кайтару мөһим. Шуңа күрә киләчәктә “Бәйге” программасына яңа төр ат ярышлары кертергә җыенабыз. Моның берсе – “джигитовка” (егетлек), икенчесе – “двоеборье” (ике төрле ярышны берләштергән бәйге) булыр дип уйлыйбыз”, – диде Фәрит Нәбиуллин.

“Егетлек” ярышында катнашучылар ат өстендә төрле акробатик элементлар ясарга тиеш. Ә ике төр спортны берләштергән ярышта җайдак башта билгеләнгән араны ат өстендә чабып уза, аннары, җәя алып, уктан төз ату буенча ярыша.

Моңарчы татар токымлы атлар белән билгеләнгән арага чабыш һәм “кыз куу” ярышлары (җайдак егет җайдак кызны куып тотарга тиеш) бәйгеләре үткәрелгән.

  • “Бәйге” ел саен Лениногорск районы Каран авылында уздырыла. Анда Саба, Зәй, Бөгелмә, Әлки, Менделеевск районнарыннан татар токымлы атлар катнаша.

 

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*