tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык»
«Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык»

«Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык»

Самара өлкәсендә, Камышлыда, шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 99 ел тулуга багышланган кичә үтте.

– Хөрмәтле кунаклар, кадерле шагыйрәләр! Безнең бүгенге очрашуыбыз авылдашыбыз, Камышлы халкының сөекле улы, шагыйре Әнвәр Давыдовның тууына 99 ел тулуга багышлана, — дип башлап җибәрде шигърият кичәсен Камышлының социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чаралар уздыручы Рәмзия Мәгъдән кызы.

Камышлы халкының горурлыгы булган Әнвәр Мортаза улы шаулап-гөрләп килгән яз көнендә, 1919 елның 21 мартында, дөньяга килгән. Сүзгә тапкыр татар халкында «Атның даны — егет кулында, егетнең даны — үз кулында» дигән әйтем бар. Авылыбызның күренекле улы, шагыйре, бик күп шигъри әсәрләр, поэмалар, романнар авторы, тәрҗемәче, әдәбиятта үзенең ныклы юлын салган Әнвәр Давыдовка карата да бу сүзләрне әйтү урынлы булыр. Әнвәр Давыдов – үзенчәлекле шагыйрь. Татар поэзиясендә, балалар әдәбиятында ул бай мирас калдырды.

Кичәдә Әнвәр абыйның биографиясен искә алып, иҗатына нәтиҗә ясап, шигырләрен укыдылар. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен, ул ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.

Әнвәр Давыдовның биографиясен искә алып китәр өчен сүз кунакларга — район библиотекасы эшчеләре Әһлиуллина Сиринә һәм Гәрәева Әлфия ханымнарга бирелде. Шагыйрьнең матур шигырьләрен социаль реабилитация бүлегендә ял итуче Вахитова Фәнүзә укып китте. Дилбәр Мөхтәбәр кызы Шиһапова да бик эчтәлекле чыгыш ясады, татар халкына шундый шәхес биргән Камышлы яклары турында сөйләде, сабый чакларга кайтарып, шул чордагы вакыйгаларны искә алды.

Әй, бу яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә. Бу чорда аларның күңелләре дә тулышкан елгалар шикелле гади дөнья ярларына гына сыеп калмыйча, хис дулкыннары булып ташып-ургылырга гына торалар. Бу очрашуны елның иң хозур мизгелендә уздырылуы да һич очраклы түгел. Табигатькә кабат яз килде. Ә тәүге тамчылар, көләч кояш елмаюы һәм кыюсыз кечкенә инешләр белән бергә авылыбызга “илһам чишмәләре” килде. Ә хисләр, язгы хисләр, әлбәттә, шигъри юлларга әверелә.

Әнвәр Давыдов музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Әнвәр Давыдов безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый:

«Купме илләр, башкалалар гиздем,
Шомарып бетте юлда өзәнге.
Ләкин миңа, әй, Камышлым минем,
Син һаман да — җирнең үзәге…»

Чишмәләр, чишмәләр… Алар авылыбызның кай тарафларыннан гына ургылып чыкмыйлар. Аларның җыры, моңы электән үк күңелдән-күңелгә, йөрәктән-йөрәккә шигъри аһәң булып күчеп килә. Шуңа да Камышлы авылы шагыйрәләргә бик байдыр. Бәйрәмгә шуларның кайберәүләре — Әхмәтшина Галимә, Төхбәтшина Рәйсә, Кәримова Фәния – якын итеп килделәр. Мөхтәрәм җирле шагыйрәләребезгә дә сүз бирелде:

Әнвәр исән, Әнвәр йөрәкләрдә,
Аның шигырьләре дан алган.
Шуңа күрә халкым күңелендә ул
Мәңгелек шагыйрь булып калган.

Чарабызны тагын да матурлап, социаль реабилитация бүлегендә ял итүче Яруллина Гөлчирә, Шиһапова Газидә, Төхбәтшина Рәйсә апалар үзләренең җырлары белән бизәп үттеләр.

– Хөрмәтле кунаклар! Сезнең белән очрашу минутлары сизелми дә үтеп китте. Минем  шундый теләкләрем бар: дөньяларыбыз имин, күкләребез тыныч, аяз булсын, балалар сугыш күрмичә, бәхетле яшәсен иде! Без сезгә рәхмәтебезне белдереп, тагын очрашуны көтеп, саубуллашып калабыз, — дип чараны  төгәлләде алып баручы. Кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.

Камышлы авылының
социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе
Рушания ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*