tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда “Иске Казан – осталар шәһәре” фестивале була
Биектауда “Иске Казан – осталар шәһәре” фестивале була

Биектауда “Иске Казан – осталар шәһәре” фестивале була

20 августта Биектау районындагы Камай авылында Иске-Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында X Республикакүләм “Иске Казан – осталар шәһәре” фестивале үткәреләчәк. Биредә Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 300дән артык бала катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестиваль программасы Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында традицион һөнәрләрне саклау һәм өйрәнүгә, шулай ук WorldSkills дөньякүләм стандартлар нигезендә билгеләнгән эшче һөнәрләрне һәм һөнәри компетенцияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фестиваль кысаларында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, һөнәрчеләр, шулай ук WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләре белән очрашулар оештырылачак.

Рәсми ачылу тантанасында Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов катнашачак.

Башлана 14.30 сәгатьтә.

tatar-inform.tatar

фото: kzngo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*