enrutat
Баш бит / Бил алышып, көч сынаша батырлар!
Бил алышып, көч сынаша батырлар!

Бил алышып, көч сынаша батырлар!

Халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмен табигать тә көтеп алды. Иртә белән башланган яңгыр төшкәчә туктады һәм кояш үзенең җылы нурларын җиргә сибә башлады.

Сабан туен татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре – Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин көчле, дәртле тавышлары белән оста алып бардылар. Сәхнәгә Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков күтәрелеп Сабантуйга хәер-фатиха бирде, Коръән сүрәсен укыды.

Котлау сүзләре белән вакытлыча шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Руслан Кухарук, Татарстан

Котлау сүзләре белән вакытлыча шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Руслан Кухарук, Татарстан Республикасы кунагы — Баулы район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Россия Герое очучы Владимир Шарпатов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова чыгыш ясадылар. Ринат Газизулла улы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды. “Без Төмәннең туган көненә икенче ел киләбез. Бүгенге Сабантуй Җир шарында иң соңгысы. Шәһәрегез матур, төзек, бай, халкы дус, бердәм, кунакчыл, чын күңелдән барыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!” – дип ул сөйләде.

Традиция буенча сәхнәдә иң кечкенә һәм иң өлкән кунакларга бүләкләр тапшырдылар. Нәни Алия Имашеваның тууына 20 көн, “Заречье” мебель фабрикасы хезмәт ветераны Наилә Кадыйровага 90 яшь тулды.

Сәхнә каршына Ростелеком оешмасы зур экран утырткан. Аннан мәйданда нәрсә барганын халык ерактан, төрле почмактан күзәтеп торды. Бик шәп концерт куелды. Баулы делегациясе матур чыгышлары белән Себер халкының мәхәббәтен яулады. Җирле артистларның җыр-биюләрен тамашачылар зур алкышларга күмделәр. Татарстанның популяр артисты Вил Усмановны төмәнлеләр дәррәү кубып каршы алдылар.

Мәйданда көрәш кызды. Чын мәгънәсендә, кискен һәм гадел барды. Көчле, оста көрәшчеләребез бихисап икән. Балалар өчен төрле милли уеннар уйнатылды, спорт ярышлары уздырылды. Атлар, понилар олыларны, балаларны түләүле парк буйлап йөрттеләр. Баулы районы вәкилләре авыл йорты, ишегалды оештырганнар. Саламнан ясалган әрҗәле ат янына басып сабыйлар хәйран калып рәсемгә төштеләр. 75 килограммлы очына футбол тубы куелган биек чәк-чәкне күреп һәр кеше шаккатты. Төмәнлеләр бик теләп чәк-чәктән авыз иттеләр, бөтен кешегә җитте.

Осталар — Ялутордан “Әбием” бренды әгъзасы Гашия Василевская, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгеннән Гөлнәзирә Мөстәкыймова, “Этнос” балалар үзәгеннән Әлмирә Галеева килгәннәр. Алар агачлар янында, ышыкта, өстәлләр артында мастер-класслар үткәрделәр. Балалар тиз арада йомшак уенчыклар тектеләр һәм башкасы. Нәкъ 16.00 сәгатьтә барлык кеше бию буенча флешмобка басты. Аннан соң бәйрам дәвам итте, ул көн кичкә авышкач кына тәмамланды.

Сабантуйның көрәш буенча абсолют батырлары быел икәү булды. Олылардан — Турал Азимов, үсмерләрдән — Радмир Ерметов җиңделәр. Көрәшне I категориядәге баш судья Сергей Велижанин алып барды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*