tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бизнес татар авылларынын үстерә! (Пресс-релиз)
Бизнес татар авылларынын үстерә!  (Пресс-релиз)

Бизнес татар авылларынын үстерә! (Пресс-релиз)

Авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуга һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. Шушы максатларны күздә тотып, 2012 елдан башлап Казанда бизнес-вәкилләрнең форумнары оештырып килә. Алар татарлар төпләнеп яшәгән урыннарның социаль-культур үсешендә эшмәкәрлек ролен ныгытыр дип көтелә.

2014 елның 14-16 мартында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрә. Аның эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашачак. Делегат буларак беренче мәртәбә Казанга Ростов өлкәсе һәм Хабаровски краеннан делегатлар һәм кунак буларак Кытайдан татар эшмәкәрләре киләчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм 2008 елда төзелгән Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы татар авылларын саклау һәм үстеруне үзләренең мөһим бурычлары дип саныйлар. Алар тарафыннан төрле төбәктә яшәүче һәм авыл бизнесының перспективалы юнәлешләрендә эшләүче эшмәкәрләр белән даими эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уздырылган алдагы форумнарда татар авыллары яшәяшендәге мөһим мәсьәләләр каралды, эшмәкәрләрнең һәм хакимият органнары, үзидарә вәкилләре белән берлектә алып барылачак эшчәнлек билгеләнде.

III җыенда алдагы җыелышларда билгеләнгән планнарның үтәлеше турында фикер алышу узачак, авыл эшмәкәрләренең эшчәнлеге тактикасына төзәтмәләр кертеләчәк. Авыр җирлегендә татар мәдәниятен саклау тәҗрибәсе каралачак, татар мәхәлләләре системасын төзү, җитештерү кластерларын оештыру, хәләл мал җитештерү проблемалары тикшереләчәк.

Программа белән биредә танышып була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*