tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды
Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды

Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды

Болгар ислам академиясе укучылары студент билетлары алды. Билетларны уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм академиянең президенты Камил Исхаков тапшырды.

Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент кабул ителде. Аларның 27се магистратурага 9ы докторантурага кабул ителде. Магистрантлар 3 мең сум стипендия алачак. Яхшы укыган очракта бу сумма 10 мең сумга кадәр артырга мөмкин.

“Болгар ислам академиясе студенты. Бу сүзләр әле беренче тапкыр гына әйтелә. Изге җирдә академия ачылу бөтендөнья өчен истәлекле вакыйга. Бу сезнең өчен дә шулайдыр дип уйлыйм. Мин сезне чын күңелдән котлыйм. Без үзебезнең билгеле бер дәрәҗәдә торабыз. Сез көн саен укып, ул дәрәҗәне арттыра аласыз”, – дип сөйләде Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков.

“Без тарихка кердек инде. Бездә әле мондый дәрәҗәдәге уку йорты юк иде. Өч елдан соң үз нәтиҗәләрен дә бирер дип ышанам. Монда күп әйбер сездән һәм бездән тора”, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“Бу безнең өчен бик тә тарихи көн. Мине бары тик шатлыклы хисләр били. Россиядәге ислам бер урында тормавына, яшьләргә мөмкинчелекләр тудыруларына бик шатмын. Үзем Омск шәһәреннән. Беренче белемнәремне Казан һәм Марокко шәһәрләрендә алдым”, – дип сөйләде студент билеты алучыларның берсе Әмир Билялов.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*