enrutat
Баш бит / Бөтендөнья мөселманнары Казанга ни өчен җыелды?
Бөтендөнья мөселманнары  Казанга ни өчен җыелды?

Бөтендөнья мөселманнары Казанга ни өчен җыелды?

10-12 майда «Корстон» кунакханә үзәгендә дөньяның 50 иленнән килән 3 меңгә якын рәсми зат һәм белгеч «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммитында катнашты. Гаҗәеп  киеренке һәм кызыклы оештырылган бу эшлекле очрашуның төп максатлары һәм йомгаклары нидән гыйбәрәт  соң?

Танышу — сөйләшү — аңлашу — хезмәттәшлек — иминлек чылбыры

Мөселман илләре вәкилләренең  икътисади форумы  2009 елда беренче тапкыр үткәрелгәндә катнашучылар саны 300 кеше чамасы булса, быелгы X саммитка килүчеләрнең саны 10 тапкыр артыграк. Россиянең ислам илләре белән икътисади  хезмәттәшлеге  32 процентка арткан.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин Татарстан җитәкчеләре белән бергә саммит утырышларында катнашты

Эшкуарлар, финансчылар, банкирлар, сәясәтчеләр, дин эшлеклеләре, дипломатлар, журналистлар, төрле тармак буенча көчле экспертлар   Казанга җыелып киңәште һәм бу гамәл дөнья җәмәгатьчелегенен игътбарын җәлеп итә. Шуңа күрә быелгы Саммитны яктыртырга 200 журналист  килгән. Бигрәк тә бу чара  белән РФ, мөселман дәүләтләре кызыксына. Чөнки саммитны үткәрү инициативасын Россия — Ислам дөньясы стратегик төркеме күтәреп чыкканнан соң Россия һәм аның җитәкчелегенең мөселманнар тормышына уңай мөнәсәбәте  сизелә башлады.

Хәләл продукция күргәзмәсендә

Шәрыкъ илләрендә яшәүчеләр дә Россия белән сәүдә эшләрен Татарстан, Казан капкасы аша көчәйтүгә уңайрак карый башладылар.  Менә дистә елдан артык чорда Минтимер Шәймиев, анннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин исеменнән хәзер инде 57 дәүләтне берләштерүче ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән уртак проектлар башкаралар. Ел саен үтүче Казан саммитларында сүз эшкуарларның һәм финанс үзәкләренең, банкларның хезмәттәшлегенә комачау итүче киртәләрне алып ташлау, хезмәттәшлекне көчәйтү, яңа проектлар һәм мөмкинлекләр турында ачыктан-ачык сөйләшү бара.

Яшьләр финанс өлкәсендәге иң алдынгы технологияләрне куллана, блокчейн системасын да сынап карый

Дөньяда салкын һәм кайнар сугышлар, террорчылык актлары, милли һәм дини каршылыклар, төрле дәүләтләр һәм бер үк ил ватандашлары арасында  көч куллану  арта  башлады. Күпме адашкан диндәшләр утлы сугышка кертелә, күпмесе ялгыш юлдан китеп төрмәләрдә  иза чигә! Ислам дөньясында мондый хилафлыкларга альтернатива бармы? Бар! Казан саммитын оештыручылар шуны күз алында тоталар.  Мондый шартларда кәсеп, сәүдә, ислам әхлагы, милли традицияләр, татулык һәм эшлекле хезмәттәшлек турында киңәшүнең, хәтта конкрет проектлар төзеп, реаль эшкә керешүнең никадәр файдалы булуын зур сәясәтчеләр дә аңлый башлый. Мөмкин кадәр күбрәк сәясәтчеләр   аңласалар икән  бу хакыйкатьне!

Ерболат Досаев — Казахстан премьер-министры урынбасары

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев белән очрашты

Россия мөселман дөньясына ничек карый?

Гасырлар дәвамында илләр, халыклар арасындагы тартыш, кан-кою  диннәр каршылыгы, руханиларның хакимияткә  тәэсире аркасында килеп чыккан. Тәре сугышлары, көчсез яки фәкыйрь халыкларны талау, җирләр басып алу беркемгә дә бәхет китермәгән.  Россия империясе, Советлар Берлеге чорында да мөнәсәбәтләр гади булмаган. Көнбатыш илләрендәге дини бүленеш, исламофобия күренешләре хәзерге заманда бигрәк тә куркыныч. Чөнки бик күп техника, очкычлар, корал, куәтле бомбалар, ракеталар  тупланган чорда яшибез.

Казанда үтүче самитта изге ниятләр, төплерәк планнар турында сөйләшәләр.  Иң мөһим фикер — Россия Федерациясе төбәкләре белән ислам илләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләр бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» X халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында белдерде.

Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин  Казан саммитында дөньядагы 1 млрд 700 млн мөселман исеменнән чыгыш ясый

«Корстон» кунакханә комплексы мәйданында узучы утырыш эшендә шулай ук 57 дәүләттә яшәгән 1 млрд 700 млн мөселманны берләштерүче   Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин, Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы төркеме вице-президенты Закир Икбаль һәм башкалар катнашты.

Ислам илләренең яшь дипломатлары белән очрашу

Татарстан — Россиянең шәрыкъ капкасы!

РФ Президентнын ярдәмен, уңай мөнәсәбәтен, фатыйхасын һәм матди ярдәм алучы дини, милли азчылыклар  сирәктер ул. Саммитның Пленар утырышында «Корстон» үзәгенең зур залында җыелган 2-3 мең кеше бәйрәмчә кәефтә иделәр. Аларны дулкынландыручы факторлар — дөньядагы барлык мөселман халкы вәкилләренең бергә җыелуы һәм РФ кебек зур илнең мөселманнар хәрәкәтенә кушылуы.  Россиядә 20 миллион мөселман яши дип санасак та, 15 процент тәшкил итүче милләтләргә тигез карашны булдыру өчен көрәшергә туры килә. Йөкне Татарстан һәм аның җитәкчеләре тарта.   Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Казан саммитында катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү сүзен укыды. Ил башы ассызыклаганча, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисадый мөнәсәбәтләрнең гаделлек, тигезлек һәм үзара файдалы булуга нигезләнүен хуплый. «Илебез һәм ислам дөньясы илләре белән конструктив партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба да үстерү яклы булуыбызны раслыйсы килә, — диелгән телеграммада. — Әлеге контекстта без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшенә аеруча игътибар итәбез».

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казан Россия һәм аның төбәкләренең мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә ярдәм итүче мәйдан булып тора.

«Татарстан бүген мөселман өммәте дөньясына тәрәзә ролен үти. Республикабыз — илебезнең алдынгы, сәнәгате үскән, инновацион төбәкләренең берсе һзм мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән багланышлар өлкәсендә әйдәп баручы төбәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Модератор Джонатан Уилсон «Лондонистаннан» килгән. Ул спикерларга төпле, гади һәм зирәк сораулар куеп, Казан саммитларының иң уңышлы ачышы булып танылды

Бу саммиттан кемнән отты?

2-3 көн дәвамында 2-3 мең кешенең «Корстон»дагы берничә залга таралып киңәш тотуын тасвирлау җиңел түгел. Саммитка йомгак ясау аны оештыручылар өчен җиңел эш булмастыр.  Мондый глобаль фикер һәм тамаша давылында конкрет инвестицияләр, кем күпме акча эшләгәнлеге, кемгә күпме файда килгәнлеге турында  тел шартлату урынсыз булыр иде. Чөнки 50 дәүләт вәкиленең бер урынга килеп фикер алышуы, бер-берсен тыңлавы, кемнең нинди технологияләр ярдәмендә акча казануы, кемнең нинди тәкъдим ясавы үзе бик зур инкыйлап. Әгәр дә мондый аралашу өчен ихтыяҗ һәм форсат булмаса, хәләл маллар күргәзмәсендә катнашучыларның шулай җиң сызганып тырышуын күрмәс идек.

Яшь мөселман эшкуарларының проектларын бергәләп тикшерделәр

Махсус аерып әйтим әле:   Татарстанның инвестицияләр үстерү агентлыгы, Россия мөселман эшкуарлары берлеге,Татарстан мөселманнары идарәсе каршындагы хәләл  стандартлык Комитеты, хәләл маллар сертификациясе буенча Фарсы култыгы илләре һәм  дөньякүләм  оешмалар һәм әлбәттә Сагуд Гарәбстаны,  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Һиндестан, Малайзия, Индонезия һәм башка илләрнең вәкилләре белән берьюлы  самитта катнашучы аерым ширкәтләр дә бар. Шулар арасында Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге «Пакер» фәнни-тикшерү  фирмасы таң калдыра. Ике көн дәвамында бу фирманың чатырыннан кеше өзелмәде, ике көн буе «Пакер» турындагы реклама кәгазьләрен  һәм махсус бүләкләрне (кечкенә савытка салган умарта балы, перәннек) саммитка килгән һәр кешегә милли күлмәкле кызларның таратып торды. Таратылган   реклама кәгазьләре әлеге фирма хуҗалары Нагумановларның никадәр булдыклы һәм зирәк булуын күрсәтә. Менә кемнәр дөнья күләм базарга чыгарга омтыла. Һәм аларның сөйләр сүзе, күрсәтер әйберләре бар. Менә аларга бу саммит кирәк.

Октябрьский шәһәренең «Пакер» фирмасы рекламасы үзенең креативлыгы белән аерыла

Шулай ук 25 ләп дәүләтнең илчеләренә, зур банкларның хуҗаларына , финанс эшләре  буенча белгечләргә  Казан саммитына килү кирәк булгандыр. Бер чүлмәктә бикләнеп яткан «җен» булганчы, якты дөньяга чыгып, дуслар, партнерлар, яңа фикерләр эзләү кызыграк бит. Ә «чүлмәктән» чыксаң, я хода, — алдыбызда бит Казан!  Мәһабәт «Корстон» тора каршыбызда!

Шул уңайдан аерып әйтәм: саммит ахырында үткән мөселман модасын күрсәтү үзе бер сокландыргыч тамаша булды. Хиҗап кигән хатын-кызлар кара тукымага төренгән «террорристка» түгел, я чыннан да гүзәл затлар булып күренделәр. Татар ирләренең булдыклы зирәк булуы, акыл белән акча табуы хатыннарның  матурлыгы, барысы да хәләл юл белән ирешә торган идеаллар булырга тиеш бит!

Показ мусульманской моды на фестивале дизайнеров «KAZAN FASHION — 2018» в рамках Международного экономического саммита «Россия — Исламский мир: KazanSummit». Максим Богодвид / РИА Новости

Дөньяда хәләл яшәү мөмкинме?

Бу иң четрекле сорау.  Һәм ул киләчәк эзләнүләр өчен сукмак булып хезмәт итә. Хәләл ул — алла кушкан, ислам дине рөхсәт иткән гамәл, кеше гадәтләрен, товарларны бәяли торган билге. Бу критерий иләге аша кемнәр һәм нәрсәләр үтә ала соң? Моны һәркем диярлек белсә дә, күпләр еш кына  оныта. Хәләл ул — исерткеч, хәмер кулланмау, дуңгыз итен капмау дигән сүз. Хәрәм —  тыелган гамәл   —  азгынлык. Аннан баш тарту фарыз. Әйе, чын туганлык, кардәшләрне хөрмәт итү, ир белән хатын-кызның инсафлы мөнәсәбәте дә шул ук хәләл. «Хәләл җефет» дигән термин шуннан килеп чыккан бит. Алдашмау, олны олы итү, кечегә юл бирү дә хәләл гамәлләр.

Әгәр дә  хәләл яшәү рәвеше тулысынча гамәлгә керсә, бу дөньяда оҗмах стандартлары урнашыр иде. Исерекләр, караклар, алдакчылар, азгыннар, рәнҗетелгән ир-хатыннар, бала-чагалар җәмгыяттә булмас иде. Намус белән эшләп баеган чиста, зыялы, булдыклы затлар күпчелекне тәшкил итәр иде! Менә нинди глобаль мәсьәләләр каралган 10-12 майда KazanSummit 2018 халык-ара икътисади форумында!  Иншалла, соңгысы булмас, киләчәктә һәммәбез дә хәләл  яшәү рәвешенә тартылырбыз, бәлки?

Римзил Вәлиев

P.S. Мөселман модасы киемнәре рәсемнәрен менә бу сәхифәләрдә:

http://visualrian.ru/story/list_110918695/5497517.html

Мусульманские платья

һәм Казан саммиты программасында күрсәтелгән мөселман киемнәрен күрсәтү тамашасының 40 минутлык видеоязмасын шушы сылтамадан карый аласыз;

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*