enrutat
Баш бит / Бөтендөнья татар конгрессының Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгате
Бөтендөнья татар конгрессының  Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар конгрессының Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгате

Россия Федерациясендәге милли республикалар телләренең

дәүләт статусын саклыйк!

Бөтендөнья татар конгрессының

Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгате

Россия Федерациясендә сан буенча икенче урында торучы татар халкы күп гасырлар дәвамында үзенең тарихи Ватаны – Идел буе, Урал, РФның Үзәк өлешендә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта гомер кичерә. Язмышның катлаулы сынаулары аша үтеп, татар халкы үзенең милли һәм тарихи үзаңын, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле яшәешен саклап килә. Милли үзенчәлекнең төп билгесе итеп халык хаклы рәвештә туган татар телен саный. Шунысын да әйтергә кирәк, халыкның татар телендә, күпгасырлы тарихы булган, зур әдәбияты бар.

Урыс халкы белән бергә татарлар Россия дәүләте формалашуының чишмә башында тордылар, илнең икътисади үсешенә саллы өлеш керттеләр. Ватаныбыз тарихында татарларның төрле чорлардагы чиксез батырлыклары алтын хәрефләр белән язылган. Бүген дә татар халкы илебезнең башка милләтләре белән бергә Россиянең иминлеген саклауда алгы сафта тора.

Әмма соңгы вакытта киң татар җәмәгатьчелеге РФның Конституциясендә язылган Татарстан Республикасының законлы вәкаләтләрен үзгәртү, татар теленең дәүләт статусын юкка чыгару омтылышларын аңлый алмый һәм шул сәбәпле борчу хисләрен кичерә.

2018 елның 10 апрелендә Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты нигезендә туган телләр, шулай ук милли республикаларның дәүләт телләрен Федераль белем бирү дәүләт стандартларының вариатив өлешенә кертергә тәкъдим ителә. Асылда бу ата-аналар теләге белән телне бөтенләй укытмаска, яки “факультатив” рәвештә һәм “белем бирү учреждениясенең мөмкинчелегеннән чыгып” укыту дигән сүз. Бу барлык закон нормаларына каршы килә, республикадагы телләр балансын бозуга алып бара, әлеге мәcьәләләрдә котылгысыз киеренкелек тудыра.

Соңгы елларда тел өлкәсендәге барлык үзгәрешләр дә: туган телдә БДИ тапшыруны тыю, белем бирүдә региональ компонентны юкка чыгару, милли тел дәресләренең мәҗбүри булмавы Россия Федерациясендә яшәүче җирле халыкларның үз төбәкләрендә милли телләрен саклау һәм куллану хокукларын юкка чыгара. Туган телләрне куллануны тыюга юнәлтелгән әлеге гамәлләр, һичшиксез, Россиядә яшәүче халыкларның иминлегенә тискәре йогынты ясаячак, җәмгыяви тормышта каршылыклар тудыруы ихтимал.

Депутатларның әлеге яңа инициативасы дәүләтебезгә каршы җәелдерелгән санкцияләр, Россиягә карата тышкы басымның көчәюе һәм хәрби конфронтация куркынычы яссылыгында, илдәге вәзгыятьне какшатуга корылган эшчәнлек барышында барлыкка килде. Әлеге закон проекты җәмгыятьнең тышкы хәвефләргә каршы берләшү сәясәтен алып бармый һәм уйланылмаган куркыныч адым булып тора.

Федераль белем бирү дәүләт стандартлары нигезендә ике чит телнең мәҗбүри укытылуы, ә Россия халыкларының милли телләре әлеге мөмкинчелектән мәхрүм ителүе мысскыллап көлү булып кабул ителә.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә яшәүче татарларның мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә уңай эшләр алып бара. Россиядә яшәүче татарлар туган телләре белән беррәттән камил дәрәҗәдә урыс телен дә беләләр. Татарстандагы мәктәп укучыларының урыс телен белү дәрәҗәсе гомумфедераль күрсәткечләрдән югарырак. Республикадагы икетеллелек гамәле уку планының башка фәннәре буенча да югары уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Безнең фикеребезчә, тел мөнәсәбәтләрендә бернинди дошманлык һәм милли битарафлык булырга тиеш түгел. Тугандаш халыклар арасында бернинди каршылыклар тудырырга ярамый, чөнки бу, һичшиксез, җәмгыятьтәге түземлелек мөнәсәбәтләренә зыян салачак.

Россиядәге татарлар илебез Президенты В.В.Путинның: “Без күпмилләтле илдә – Россия Федерациясендә яшибез. Илебездә яшәүче халыклар җәмгыятебезнең барлык сфераларында да үз туган телләрен куллана һәм өйрәнә алалар” дигән сүзләрен хуплыйлар.

Бөтендөнья татар конгрессы барлык татар җәмәгатьчелеге, милли-мәдәни оешмалар фикерен исәпкә алып, Дәүләт Думасы депутатларын илебездәге халыкларның милли мәнфәгатьләренә кагылышлы законнар кабул иткәндә, тынычлык һәм татулык принципларына нигезләнеп ышанычлы экспертларны, илебезнең барлык халыкларын, ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итеп фикер алышырга һәм эш алып барырга өнди.

Туган телне мәҗбүри предмет буларак укыту Россиядә яшәүче барлык халыкларның да кагылгысыз хокукы.

Милләтара татулык, илдәге тынычлык һәм тотрыклылыкка куркыныч янаучы әлеге закон проектын кабул итүдән баш тартырга чакырабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*