tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа белән Әтнә театрлары бүген һәм иртәгә фестиваль кысаларында Мәскәүдә уйный
Буа белән Әтнә театрлары бүген һәм иртәгә фестиваль кысаларында Мәскәүдә уйный

Буа белән Әтнә театрлары бүген һәм иртәгә фестиваль кысаларында Мәскәүдә уйный

Ике татар театры ике көн рәттән «Маска+» программасы кысаларында Мәскәүдә татар спектакльләре күрсәтәчәк. Әтнә һәм Буа театр коллективлары Мәскәү тамашачысы һәм театр белгечләре белән очрашырга әзерләнә.

Бүген Әтнә театры «Маска+» программасы кысаларында Театр Луны сәхнәсендә Анна Батуринаның «Фронтовичка» спектаклен тәкъдим итәчәк. Куючы режиссеры — Илсур Казакбаев.

Иртәгә Буа театры Мейерхольд үзәге сәхнәсендә Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган «Абага» спектаклен күрсәтә. Куючы режиссеры — Егор Чернышов.

«Алтын битлек» театр премиясе экспертлары «Маска+» программасы өчен ил буенча унике спектакльне сайлап алган. Шуларның икесе – татар театрлары.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*