enrutat
Баш бит / Бустан — тарихи татар авылы
Бустан — тарихи татар авылы

Бустан — тарихи татар авылы

Рәзән өлкәсендәне Сасово районының Бустан авылында зур бәйрәм чаралары узды. Милләтебезнең милли Сабантуй бәйрәме белән беррәттән авылның 500 еллыгы билгеләнеп, анда исә истәлекле һәйкәл дә ачылды.

Бустан 039“Бустанның биш гасырлы тарихи авыл икәнлеге моннан 5 еллар элек билгеле була, дип хәбәр итте Сасово татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нургаяз Гарипов. — Мәскәү шәһәрендә яшәүче күренекле адвокат, чыгышы белән Бустан егете Әнвәр Дәүликамов белән Александр Әбдиев авыл тарихы турында китап яза башлагач “Труды Рязанской ученой архивной комиссии” (1903 год, том 8, выпуск 2) исемле китапта авылның исеме беренче тапкыр телгә алунын ачыклыйлар. 1515 елның декабрь аена караган бу  рәсми мәгълүматга нигезләнеп без Бустан авылының 500 елыгын билгеләп итәргә җөррәт иттек. Әлеге теләкне Сасово татарлары, район үзәге һәм җәмәгатьчелеге, Сасово татарларының милли-мәдәни автономиясе, башка төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбыз да хуплады”.

Бустан 017Әйтергә кирәк, “Бустан – биш гасыр тарихлы татар авылы” дигән фикер “йокыга” талган милләттәшләребезнең күзен ачырга мәҗбүр итә. Авыл халкына җан кергәндәй була. 2011 елда районда милли-мәдәни мохтарият оешкач, милли үзаңны торгызу буенча эшләр башкарыла.

Авылның 500 еллыгы уздырылачагы билгеле булгач, “Бустан 1515” исемле һәйкәл куймакчы балалар. Булачак һәйкәлнең эскизына бәйге игълан ителә. Авылдашлар тарфыннан акча җыелып әлеге проект та тормышка ашырыла. Ниһаять, быелгы елның 24 июлендә, нәкъ Сабантуй алдыннан әлеге һәйкәлне ачу тантанасы уздырыла.

Бер төркем фикердәшләр берләшеп Ленур Енгалычев тырышлыгы белән 2013 елдан авылда Сабантуй бәйрәме уздырыла башлый. Авыл читендәге урманлыкның агачларын чистартып махсус алан булдырыла. Бәйрәмне оештыруда барлык авылдашлар, җәйгә ял итәргә кайтучылар да бик теләп үз өлешләрен кертә.

Бустан 129Быелгы Сабантуй белән беррәттән авылның 500 елыгын да билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә Мәскәү, Казан, Рәзән шәһәрләреннән, Мордовия республикасыннан, тирә-юн районнарыннан, авыллардан шактый кунаклар җыелган. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, БТК БК Бюросы әгъзасы, танылган галим Дамир Исхаков, күренекле шагыйрь һәм драматург, күп төрле әдәби премияләр лауреаты Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, “Казан” шәһәр филармониясе артистлары катнашты. БТК БК рәисе Ринат Закиров мәйданга җыелган кунакларны, авыл халкын бу олы бәйрәм белән котлап милли рухны торгызуда дөрләп янып йөрүче милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Гомумән, бу көнне бәйрәм сәхнәсеннән шактый бүләкләр тапшырылды. Һәм бу бик урынлы иде: чөнки биш ел буе дәвам иткән әзерлек чорында нигез тамырлары Бустанга бәйләнгән һәркем хәлдән килгәнчә ярдәм итте: кемдер акчалата, кемдер сабантуй аланын әзерли, кемдер оештыру эшләрен башкара, ханымнар исә кунакларны каршы алыр өчен милли җирле ризыклар әзерли.

Бустан 236Җырлы-биюле бәйрәм дәвам итте. Казан кунаклары, җырчылар Алсу Сөнгатуллина, Алинә, Чулпан Әхмәтҗанова, Рузилә Хәйретдинова, Марсель Вәгыйзов, баянчылар Кирам Сатиев һәм Булат Хисмәтов чыгышлары җирле үзешчәннәр белән үрелеп барды.

Ниһаять, бәйрәмнең иң кызыклы өлеше – ат чабышлары игълан ителде. Халык дәүрән килеп икенче аланга юнәлде. Ә сәхнә янында – үзенең батырын түземсезлек белән ак тәкә көтеп тора. Бустанда тәкә ат чабышында җиңүчегә бирелә икән, ә көрәш батырына кубок тапшырыла.

Ат чабышы

Ат чабышы

Ат чабышында төрле яшьтәге 9 җайдак катнашты. Араларында өлкән яшьтәге җайдак да бар, кемнәрдер аңа: “яшьләргә юл бир”, — дип төрттереп алды. Ничек инде мондый чарадан читтә каласың? Бу бит тарихи чабыш: Бустанның 500 елыгына багышланган ярыш! Старт бирелү белән аргамаклар алга ыргылды. Халык гөр килә, бала-чагалар сызгыра-сызгыра кул чабып тора. Соңга калучыларны дәртләндерер өчен теләктәшлек белдереп кычкырып та куялар. Ике тапкыр мәйданны әйләнгәч, финишка җитәрәк ике җайдак пәйда була: аларның берсе нәкъ без искә алып үткән Пителино авылыннан килгән өлкән яшьтәге җайдак. Кайсысы алдан килеп тәкә яулар икән, икесе дә җитез, әйтерсең лә очып киләләр! Менә бит, Пителино җайдагы беренчелекне яулады.

Сабантуй аланында бер-бер артлы төрле ярышлар башланды: колгага менү, милли көрәш, пәһлеваннар ярышы, чүлмәк вату һ.б. Шау-шулы бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Бустан 084Мондый күркәм бәйрәмне оештыруга матди ярдәм күрсәтүчеләрне әйтеп китмичә булмый. Мәскүдән Александр Абдиев, Әнвәр Дәүликамов; Мәскәү өлкәсеннән Ринат Симашов; Сасово шәһәреннән Сергей Алешинский, Андрей Горун, Рөстәм Дәүликамов, Наталья Демидова, Афган Джафаров, Линур Енгалычев, Виктор Макаров, Владимир Ондрин, Юрий Осин, Владимир Рожков, Ринат Тынчеров; Архангельск өлкәсеннән Михаил Булынин; Рәзәннән Руслан Ембулатов, Сергей Пешнин,  Фоат Үзбәков һ.б. араларында исемнәрен әйтмичә генә ярдәм итүчеләр бар.

Бәйрәм чараларының барысы да матур үтте. Хәмер сатучылар да, эчүчеләр дә күренмәде. Милләттәшләребез күңеле күтәренке, йөзләре балкый, хисләр ташып тора иде.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*