tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Татарстанда татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 114 укучы тапшыра
Быел Татарстанда татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 114 укучы тапшыра

Быел Татарстанда татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 114 укучы тапшыра

Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 114 укучы тапшыра. Аның нәтиҗәләре югары һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан татар теле һәм татар әдәбиятын алга таба да өйрәнү белән бәйле әзерлек юнәлешләренә керү имтиханнары буларак бәяләнә.

25 майда Русиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп өлеше башланды. Сынауларның беренче көнендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар география һәм урыс әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын яза. Казанның Совет районы һәм Питрәч районы мәктәпләре укучылары өчен имтихан уздыру пункты буларак башкаланың Совет районындагы 169 нчы мәктәп билгеләнгән.

Быел республикада 18 мең 329 укучы БДИ тапшыра.

“Азатлык” радиосы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*