tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте
Чаллыда шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте

Чаллыда шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына «Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңнын тарихын» исеме астында Шиһабетдин Мәрҗани елына багышланган шәһәркүләм интеллектуаль бәйге үтте. Аның максаты татар яшьләре арасында интеллектуаль хәрәкәт булдыру, татар теленең кулану өлкәләрен киңәйтү. Бу чара шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә үткәрелде. Бу бәйгенең авторы һәм алып баручысы Яр Чаллы шәһәренең 84 нче лицей-интернатның география укытучысы Динар Валиахметов. Чарада Яр Яаллы шәһәре мәктәпләреннән килгән 31 төркем көч сынашты.

Бәйгенең Пленар өлешен Бөтендөнья татар конгрессы Яр Чаллы бүлеге рәисе Шамил Закиров алып барды. Пленар өлешендә “Мәрҗани идеяләренең бүгенге тормышта чагылышы һәм үтәлеше” доклады белән язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитеты һәм Президиумы әгъзасы Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы чыгыш ясады.

Бәйгенең җиңүчеләре – Гали Акыш  исемендәге 84 нче лицей-интернат (1 урын), А.С. Пушкин исемендәге 78 лицей (2 урын),  79 нче лицей-интернат (2 урын), 52 нче мәктәп (2 урын), 29 нче гимназия (3 урын), 60 нче мәктәп (3 урын)  командалары.

84 нче лицейдан килгән «Хәят» командасы 1 урынны яулап, җиңү символы булган ябалак формасындагы кубок белән һәм «Сәләт-Чаллы» оешмасыннан «Сәләт-Биләр» форумында бушлай бару хокукы бирә торган сертификатлар белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*