tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чалпыда “Мәүлид” бәйрәме
Чалпыда “Мәүлид” бәйрәме

Чалпыда “Мәүлид” бәйрәме

13нче декабрь көнне Чалпы авылы “Гыйрфан” мәчетендә дин әһелләре һәм “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән авыл халкы өчен зурлап “Мәулид” бәйрәме уздырылды.

Бәйрәм башында имам –хатыйб Хәйбрахманов Зөфәр Әнвәр улы вәгәзь укыды, авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Мәһдиев тә авылдашларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Азнакай районы һәм шәһәре Имам мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин вәгазь һәм изге Болгар жирендә уздырылган “Мәүлид” бәйрәме турында сөйләде. Бәйрәмдә балалар өчен “Гыйбадәте исламия” нигезләре буенча оештырылган конкурста, беренче һәм икенче урын алган балаларны – Динмөхаметова Илүзәне, Гыйләҗев Айзатны һәм аларның укытучылары Кәримуллина Илһамияне буләкләүләр булды.

Бәйрәмгә килгән авыл халкы белән “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар, Пәйгамбәребез Саллалахү гәләйһи вәссәлләмнең тормышы һәм эшчәнлеген бәян итеп, аны олылап шигырьләр сөйләделәр, салаватлар әйтеп мөнәҗәтләр укыдылар. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән кешеләр күңелләренә рухи азык алып, бәйрәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйлә намазын укыганнан соң, өйләренә таралыштылар.

Аллаһы Тәгалә безнең авылыбызга иман-һидият бирсен, мәчетләребез шулай халык белән тулып торсын, үзебездән соң догачы балалар калдырырга насыйп итсен.

Авылыбыз халкына иман байлыгы бир, калеб капкаларын киң итеп ачып, һидияткә сал, авылда иман нуры сүнмәсен дигән догада калабыз.

Чалпы авылы “Ак калфак” әгъзәләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*