tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча җыелыш узды
Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча җыелыш узды

Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча җыелыш узды

Бүген Чуашстанның Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча чираттагы җыелыш узды. Чувашия республикасының Министрлар кабинеты рәисе Иван Моторин белән Федераль Сабантуйны оештыру буенча эшлекле сөйләшүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конрессының “Милли шура”рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Чувашиянең Мәдәният министры Константин Яковлев, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков, Чуашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гибатдинов  һ.б. җыелганнар иде.

Җыелышта катнашучылар  Сабантуй һәм концертлар узачак мәйданчыклар белән таныштылар, шулай ук әзерлек эшләренә бәйле башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Исегезгә төшереп узабыз, 2017 елда Әстерханда узган  Федераль Сабантуйда  милли бәйрәмнең билгесе булган «Тулпар» Чуашстан Республикасы вәкилләренә тапшырылган иде. 2018 елның 6-7 июль көннәрендә чираттагы Федераль Сабантуй Чебоксар шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*