tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чәчәк бирәбез дип торганда авып китте. “Елама” дип җырлады да, бөтен Димитровградны елатып китте Фәниябез…”
“Чәчәк бирәбез дип торганда авып китте. “Елама” дип җырлады да, бөтен Димитровградны елатып китте Фәниябез…”

“Чәчәк бирәбез дип торганда авып китте. “Елама” дип җырлады да, бөтен Димитровградны елатып китте Фәниябез…”

“Артист гомере буе сәхнәдә үләргә хыяллана” дигән сүзләр бар. Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче Фәния Хәлиуллованың андый теләге булганмы-юкмы, әмма 20 январь көнне ул шулай китеп бара.

“Татар-информ” хәбәрчесе Фәния Хәлиуллованың якыннары, дуслары белән аралашты.

“Матурлыгын да, шаянлыгын да гомер буе җуймады”

– Мин Фәния белән аның яшь, матур, шат күңелле чагында таныштым. Мин бер вакыт үзем дә район мәдәният йорты бүлегендә эшләп алдым. Мин рус ансамблендә җырласам, ул татар ансамблендә иде. Сабантуй, 9 май кебек бәйрәмнәрдә уртак чыгышлар ясый идек. Фәниянең йомшак тавыш тембрын берәү дә белән дә бутап булмый. Матурлыгын да, шаянлыгын да гомер буе җуймады… Ул минем йөрәкләрдә һәрвакыт талантлы һәм һәрвакыт елмаеп торучы булып калыр, – дип сөйләде иҗатташ дусты Наталья Храмушина.

Наталья Храмушина

“Янәшәмдә ул бар дип яшәдем”

– Мин Фәния белән бик күптәннән, студент елларыннан ук таныш. Күңелдәге моңнарыбыз безнең язмышларны да бергә бәйләде. Һәрвакыт янәшәмдә ул бар, якын кешем бар дип яшәдем. Фәния кебек кешеләр бик сирәк. Нинди генә эшкә алынмасын, ул аны намус белән, чын энтузиастларча башкарды. Балалар лагерьларында да яратып эшләде. Балалар арасында сораштыру үткәрсәләр, һәр бала аны аерып күрсәтә иде. Ул алар белән уртак тел, күңелләренә ачкыч таба белде, икенче әниләре булды, – диде балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр булып эшләүче Кадрия Антошкинакүз яшьләре аша.

Кадрия Антошкина белән Фәния Хәлиуллина

“Педагоглар Фәнияне үрнәк итеп куя иде”

Кадрия Антошкина (Әмирова) белән Фәния Хәлиуллова Димитровград музыка училищесында бергә укый.

– Күп очракта җырчыларның тавышы бер-берсеннән аерылмый да бит. Ә Фәниянекен берәү белән дә бутап булмый. Безгә укытучылар: “Тембрның ни икәнен белмәсәгез, Фәнияне тыңлагыз!” – дия иде. Эшне яратты. Укучыларын төрле бәйгеләргә әзерләгәндә чын йөрәге белән янды. “Моның өчен өч тиен түлиләр”, дип тормады, – ди Кадрия Фәритовна.

Кадрия ханым Фәния Хәлиуллованың 50 яшьлек юбилеен да телгә алып узды.

– 6 ноябрьдә аның туган көне. Ул өч ел элек 50 яшьлеген бик зурлап үткәрде. Андагы кунак, андагы өстәл, андагы күңеллелек! Туганнарын да, дусларын да, хезмәттәшләрен дә җыйган. Улы белән кызы парлап та җырлады хәтта, – дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

Ахирәтләр соңгы тапкыр урамда узып барышлый гына күрешеп сөйләшкән. Кадрия ханымның күңелен шунысы тырнап тора да инде.

“Ансамбль өчен җанын бирде”

– Болай булыр дип кем уйлаган! Беркайчан зарланмады, сәламәтлеге дә менә дигән булды аның. Нидер сизенгән кебек, шушы “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле концертына барлык дус-туганнарын, таныш-белешләрен чакырган. Минем аркылы гына белсә дә, апама да шалтыратып, чакыру билеты калдыруын әйткән, – ди Кадрия Антошкина.

“Сүнмәс йолдызлар” ансамбле – Фәния Хәлиуллованың өченче “баласы” булган. Ул аны үзе оештырган, үзе җитәкләгән.

– Бүген анда унлап солист чыгыш ясады. Мин дә җырлаган вакытлар булды. Ансамбль “менә тарала” дип торган вакытларда Фәния Саматовна бик борчылды. Аны саклап калу өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Шул ансамбль өчен җанын бирергә әзер иде. Шулай итте дә…

“Аның авыру турында уйларга вакыты да булмагандыр”

Кадрия Антошкина сөйләвенчә, Фәния Хәлиуллованың ире вентиль эшләү заводында бригадир булып эшләгән. Кызы Гөлия белән улы Айрат Казанда гомер итә. Гөлиянең ике баласы бар. Олысы 5 сыйныфта укый. Дәү әнисе кебек сәнгатькә гашыйк, җырлый- бии. Кечкенәсенә исә 7 ай гына.

– Фәниянең кан басымын үлчәп, “мин авырыйм ахры” дип уйларга вакыты да булмагандыр аның. Чапты, йөгерде, эш дип янды, – диде күз яшьләре аша дусты.

“Фәния дулкынланмаган да, кәефе дә шәп булган”

Фәния Хәлиуллованың тагын бер дусты Мөнирә Джумаева Димитровград шәһәренең 22нче мәктәп директоры булып эшли. Мәрхүмә белән ул 80 еллар ахырыннан бирле таныш. 1988 елда Фәния Хәлиуллова Пионерлар йортында түгәрәкләр алып барса, Мөнирә Джумаева мәктәпләрдә түгәрәкләр оештырган. Моннан тыш, Фәния Саматовна мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән, мәдәният йортында исә “Сүнмәс йолдызлар” ансамблен җитәкләгән.

Мөнирә Джумаева

– Без әле менә Фәнияне соңгы юлга озатырга җыелдык. Бик авыр, – дисә дә, үзен кулга алып, сөйләшергә җай тапты Мөнирә ханым.

Мөнирә Мәүлетовна 20 январь көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда – тамашачылар арасында була.

– Әлеге концертка ул барлык дусларын, хезмәттәшләрен чакырды. “Больничный”да булып, чирләп торсам да, оныгым белән, чәчәкләр алып килдек, – ди Мөнирә Джумаева. – Соңгы күрүем дип уйласам, туры сәхнә артына керер идем дә бит! Барлык тамашачылар белән бергә залга кереп урнаштык. Концертта мәктәп укучылары да катнашты. Алар да, башкалар да Фәния Саматовнада андый-мондый үзгәрешләр сизмәгән. Кәефе яхшы, күңеле көр булган. Дулкынланмаган да хәтта.

Фәния Хәлиуллова беренче җырын башкарганнан соң аңа туганнары чәчәкләр чыгара. Мөнирә ханымның оныгы исә икенче җырдан соң сәхнәгә менәргә тиеш була.

“Ярсыма” дип әйтеп тә бетерә алмады”

– Алып баручылар: “Ә хәзер Элвин Грей репертуарыннан “Елама, ярсыма” җыры яңгырый. Башкара Фәния Хәлиуллова” дип игълан иттеләр. Фәния беренче куплетны да, кушымтаны да башкарды. Таныш җыр бит, бөтен зал кушылды аңа. Оныгым да җырлап утырды. Әмма “Елама”сын әйтте, “ярсымааа” дип сузып бетерә алмады, сәхнәдә кинәт авып китте ул. Аны-моны уйлаучы да булмады, кемдер нашатырь спирты алып чыкты, ә пәрдәне япмадылар. Әле мин дә: “Кызым, хәзер тора ул, чәчәгеңне менгерерсең”, – дидем оныкка. Әмма ул аңына килмәде. Ашыгыч ярдәм килгәндә соң булган инде.

“Табибка бармады, “дару эчтем, төшердем инде” диде”

Мөнирә ханым дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

– “Соңгы вакытта давление уйный әле”, – диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр.

Мөнирә Джумаева мәрхүмәнең балалары Казанда гомер итүен әйтте. Гөлиягә – 31, Айратка 20 яшь.

– Айрат әле декабрь аенда гына армиядән кайтты. Аны бик көтте инде. Кайткан көнне үк, мәктәпкә килеп, шатлыгын уртаклашты, – ди Мөнирә ханым.

Ульян өлкәсенең “Сүнмәс йолдызы” Фәния Хәлиуллованы бүген әти-әнисенең туган авылы Мәләкәс районы Филип авылында җирлиләр. Фәния ханымның әти-әнисе, моннан биш ел элек, 40 көн ара белән дөнья куйган була.

– Соңгы юлга озатырга килүчеләрнең исәбе юк. Халык сабан туеннан да күп иде. “Елама” дип җырлады да, бөтен Димитровградны елатып китте Фәниябез, – диде Мөнирә Джумаева.

Бу хакта тулырак: intertat

Один комментарий

  1. Витәле

    Аллаһ Тәгалә гөнаһларын гафу итеп, җәннәткә кертсә иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*