tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсе татар конгрессы “Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашырга чакыра
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы “Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашырга чакыра

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы “Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашырга чакыра

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы “Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашырга чакыра. Конкурсның нигезләмәсе буенча, бәйгедә 7-9 яшьлек татар кызлары катнаша ала. Анкеталарны 26 августка кадәр Чиләбе өлкәсе татар конгрессына юлларга кирәк.

Бәйге үзе биш этаптан торачак. “Нәни энҗеләр”не кул эшләрен белүдә, аш-суга осталыкта, спорт ягыннан, белемлелек ягыннан тикшереп караячаклар. Театраль конкурс та каралган.

Бәйгенең җиңүчесен декабрь аенда ачыклаячаклар.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*