enrutat
Баш бит / Чор китте, мирас калды…
Чор китте, мирас калды…

Чор китте, мирас калды…

16 гыйнварда, туган көненә бер ай кала, татарның сөекле улы Илһам Шакиров 83 яшендә  бакыйлыкка күчте. Аның белән тулы бер чор китте, диде милләттәшләр. Әйе, чор китте, әмма олуг мирас калды.

Илһам Шакиров. Дөньяга си­белгән татарны берләште­рү­че көч. Татар җыры куәтен дөньяга алып чыккан җырчы. Халкының киләчәген кайгыр­тып, алтмыш еллап Татар фи­лар­мониясендә эшләгән дә­вердә гаҗәеп зур һәм күп­кырлы репертуар туплаган шәхесебез. Аның һәр җыры –  тәмамланган сәнгать әсәре иде, ди сәхнәдәшләре. Шулай ук Илһам Ша­киров – мәшһүр композитор­ла­рыбыз Салих Сәйдәшев, Ман­сур Мозаф­фа­ров, Җәүдәт Фәй­зи, Александр Ключарев, Нә­җип Җиһанов, Заһид Хәби­бул­лин, Сара Са­дыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фа­сил Әхмәтов һәм башка ком­позиторлар язган әсәрләрне беренчеләр­дән башкарып, аларга кабат­ланмас яңгыраш бүләк итүче, башкару эталоны булдыручы да. Әйдәгез, аның башка­руын­дагы кайбер җыр­ларны искә алыйк әле. “Идел буе каен­на­ры” (Ә.Ерикәй сүз­ләре), “Оч­рашу җыры” (Г.Зәйнашева сүз­­ләре), “Безнең Идел буй­лары” (халык сүз­ләре), “Һаман истә” (Л. Айтуганов сүз­ләре), “Гөлмәрьям” (Г.Афзал сүз­ләре), “Сибелә чәчем” (ха­лык сүзләре), “Син сазыңны уй­надың” (Н.Исәнбәт сүзләре), “Мәңгелеккә китеп барам” (Г.Игебаев сүзләре)… Шушы җыр­ларның исемнәрен укы­ганда гына да колакка Илһам абый тавышы ишетелгәндәй була, шулай бит? Чөнки Илһам абый җырларында бер генә буын үсмәде.

Илһам абый бишмәте

Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә, без барыбыз да – Илһам абый биш­мәтеннән үсеп чыккан кешеләр, ди­гән фикердә:

– Рус язучылары Гогольнең шинеленнән чыктык дип сөйләргә яраталар. Ә без – бүгенге буын һәм яшьрәк буын шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар – Илһам абый Шакиров бишмәтеннән чыктык. Чөнки без Илһам ага җырларын тың­лап, татар моңының никадәр тирән, татар халкының никадәр зур, аның тарихының никадәр бай булуын аңладык. Илһам Шакиров беренчеләрдән булып татар җы­рын дөнья дәрәҗәсенә күтәрде. Ул татар җырлары белән бөтен Советлар берлеген йөреп чыкты, чит илләргә барды. Аның турында татар халкы гына түгел, башка милләт вәкилләре дә һәрвакыт сок­ланып сөйләде. Мстислав Ростропович, Мөслим Магомаев, Полат Бюль-бюль Оглы һәм башка олпат затлар сокланды. Бүген татар җыры нинди булырга тиеш, дип сорасалар – ул, һичшиксез Илһам Шакиров өлге­сендә булырга тиеш. Аерым бер җырчы гына түгел, ул – тулы бер мәктәп. Шуңа бүгенге композиторлар, җырчылар, әгәр татар музыкасына, моңына  хезмәт итәргә те­лиләр икән, Илһам Шакиров иҗа­тын, җыр-моңын энәсеннән-җе­бе­нә кадәр өйрәнергә тиешләр. Бү­генге татар әдәбиятына – Габдулла Тукай, рәсем сәнгатенә Бакый Урманче нигез салган дисәк, бүгенге җыр сәнга­тенең атасы, аңа нигез са­лучы – һичшиксез, Илһам Шакиров.

Халык  Илһам абый белән булган хәлләрне дә яратып искә ала. Гыйлем иясе җырчыбыз – мәзәкчән, җор телле кеше дә. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим аның белән ничек китап чыгаруларын искә алды һәм аның белән булган кызык хәлне дә искә төшерде:

– Илһам абый белән бик якын дуслар идек. Ул җырчы гына түгел, бик зур галим дә. Аның тарихи белеме кайбер галимнәрне бәреп егарлык иде. Музыка тарихы ди­сеңме, әдәбиятмы, халкыбыз­ның гореф-гадәтләреме – безнең өчен ул рухи байлык һәм мәгълүмат чыганагы булды. Миңа аның турында 70, 75 яшьлегенә багышлап китаплар чыгарырга насыйп булды. Бу бас­маларда  татар шә­хесләре турында мәгълүмат бик күп. Без аның белән көннәр буе фотолар карап, аң­латмалар яза идек. Минем өчен Илһам Шакиров – иҗатташ һәм бөек җырчы. Җор теллеге турында исә аерым бер сөйләшеп утырып була. Аның кайбер фразалары күп­тән инде халык арасында яши. Әйтик, бервакыт Бөгелмәдән бер төр­кем язучылар һәм җыр­чылар белән иҗади сәфәрдән кайтып киләбез. Урыннарыбыз Илһам абый белән янәшә, рәхәт­ләнеп авыл кешеләре, дөнья хәлләре турында сөйләшеп барабыз. Шулчак арттагы рәттә утырып барган язучы Әхәт Гаффар эндәшә: “Илһам абый, сез гөмбә җыясыз­мы?” Илһам абый, мин бөтенләй гөмбә җыймыйм, дип җавап бирде. Әхәт Гаффар: “Җые­гыз, Илһам абый, ул шулкадәр файдалы, итне  алмаштыра, туклыклы”, – дип тезеп китте. Илһам абый Әхәткә борылды да: “Әгәр  гөмбә ит кебек булса, бүреләр авылга килеп сарыклар буып йөрмәсләр, урманда гөмбә генә чүпләп йөрер иде”, – диде. Бик шаян, кеше күңелен кү­тәрә  белә торган кеше иде.

Илһам абый дибез икән, күз алдына аның баянчысы, Татарстан­ның халык артисты Рамил Курамшин килеп баса. Илһам абый турында истәлекләрен ул, беренче мәл­ләрдә сәхнәгә чыгып баскач, каз тәне чыга иде, дип искә алды. Гап-гади авыл малае башым белән нинди кешегә уйнадым, дип истә­лек­ләре белән бүлеште:

– 1967 елда филармониягә эш­кә килгәч, бер ел җыр һәм бию ан­самблендә эшләдем, ә 1969 елда мине Илһам Шакиров җитәкче­ле­гендәге концерт бригадасына кү­черделәр. Мин бу хәлне күктән төш­кән бәхет дип кабул иттем. Илһам абый белән 20 елдан артык эшләргә насыйп булды. Ул бөек җырчы гына түгел, зур эрудицияле, милли рухлы кеше дә иде. Бер мисал  китерәм. 1970 ел бугай, аны бер мәктәпкә оч­рашуга чакырдылар. Мондый очрашулар, гадәттә­гечә, “Туган тел”­не җырлап тәмам­лана. Мин 3 куплет уйнадым да туктамакчы булам. Ә ул ишарә белән дәвам итәргә куша. Шуннан Илһам абый без белмәгән, коммунистлар тарафыннан тыелган дүртенче куплетны җыр­лады. Бу да бит әле – коммунистлар заманы, ә ул курыкмыйча, “Туган тел”нең 4 куплетын да җырлый иде. Бик зур эрудицияле кеше дә иде. Эш бүл­мәсенә керсәң, газета-журналлар тулып ята, ул бик күп укый, эзләнә иде.  Ерак араларга гастрольгә барырга туры килсә, аның белән мил­ләт язмышы, тыелган тарихыбыз турында рәхәтләнеп сөйләшеп, ва­кытның ничек үтеп китүен дә сизми кала идек. Илһам абый җитди, кырыс та була, шул ук вакытта нечкә юморлы кеше дә. Халтура аның өчен бөтенләй ят нәрсә иде. Камал театры сәхнәсендә җырлыймы ул, опера театрындамы, йә булмаса гап-гади авыл клубындамы – һәр җирдә йөз процентка бирелеп эшли иде. Микрофон белән хәйләләп тә була, ул исә беркайчан да мондый юлга бармады. Ә инде грампластинкаларга, радиога җыр яздырганда, ул бөтен күзәнәге белән җырлады. Аның белән җыр бик тиз языла иде. Һәрвакыт бер тапкыр җырлый да, шуның белән эш бетә иде. Беркайчан да үзгәртү, яңадан яздыру турында сүз булмады. Чын мәгънәсендә оста иде. Аның, шөкер, йөзләгән җырлары калды. Татар яшәгәндә ул, һичшиксез, эталон булачак.

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәк­чесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, хәзер безнең төп бурычыбыз – әнә шул мирасны саклау:

– Илһам абыйның бу дөньядан китүе – татар халкы өчен зур югалту. Зур бер чорны, җыр сәнгатенең юнәлешен югалту бу. Ул безгә бик зур мирас калдырды. Алга таба татар халкына калдырган шушы мирасны мәңгеләштерү турында уйлашырга кирәк. Җырларын күбрәк яңгырату, халыкка төрле ысуллар белән тарату кирәк. Буыннар бәй­ләнеше өзелмәсен иде. Мин аны җыр өлкәсендә пәйгамбәребез дип саныйм. Илһам абый дәрә­җәсенә җиткән җырчыларыбыз булыр дип өмет тә итмим, булмас та. Илһам абый дәрәҗәсенә җитәр өчен чорлар сынавын узарга кирәк, чыныгу өчен авырлыклар аша үтү кирәк. Мин әйтмим, җыр­чылар бу авырлыкларны үтсеннәр дип. Бәлкем ул оныкларыбызга, балаларыбызга татар халкы гены аша барып ирешер.

“Дөнья хәлен белеп булмый, сау булыгыз, туганнар”

Россиянең халык артисты, режиссер Лима Кустабаева Илһам абый җырларының гади халыкка тәэсирен искә алды:

– Ул беркайчан да арзанлы җырларга алынмады. Репертуары исә буыннан буынга күчә торган олуг мираска әйләнде. Кызганыч, соңгы вакытта Илһам абыйның җырлары ни радиодан, ни телеви­дениедән яңгырамый. Гәрчә бик яхшы язмалары сакланса да. Бу мирасны халыкка файдага эшләтергә иде. Хәтерлим, 75 яшьлек юбилеенда сәхнәдә үзәкләрне өзәрлек итеп җырлады. Ә бит татарның моңын бөтен төсмерләре белән тамашачыга җиткерә белү сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Тикмәгә генә талантлар  гасырга бер генә туа димиләр. Илһам абыйның озын җырларын гына искә төшерик. Аларны еламыйча тыңлап буламыни?! Шушы буй җитмәслек талант беркайчан да үзен әллә кем итеп куймады. Ул кешеләргә җылылы­гын, игътибарын җиткерә белде. Әле дә күз алдында: Татарстан талантлары белән зур концерт куябыз. Ирем Зирәк, улым Тимур да янымда. Тимур әле бәләкәй, башлангыч сыйныфларда укып йөргән мәле. Грим бүлмәсендә бик тырышып дәресен әзерләп утыра. Кү­рәсең, математикадан биремне җи­ңә алмагандыр. Илһам абый шун­да янына утырып, сабакны аң­латып, улыма дәрес әзерләргә булышты. Ә бервакыт әнием Магнитогорскидан безгә кунакка килгәч, аңа Илһам Шакиров концертына билет алып бирдек. Ул берүзе шул концертка китте. Беләсезме, әни ул концерттан елап кайтты. “И балакайлар, Илһам, дөнья хәлен белеп булмый, сау булыгыз, туганнар, дип җырлады бит. Бер-бер хәл булмаса гына ярар иде инде”, – дип өз­гәләнде. Әни, ул бит – җыр гына, дип тә аңлатып карыйбыз. Юк, әни­нең үз туксаны. Гади халыкка Илһам абый менә шулай тәэсир итә иде.

Бу җәһәттән Илһам абыйның үзенең сүзләрен дә искә төшерик әле. Менә бер әңгәмәдән өзек: “Өч яшемнән җырлый, бии идем инде. Сугыш елларында, мин беренче сыйныфта укыганда, авылда Яңа ел бәйрәмен үткәрергә булганнар. Чыршы бизәлгән клубка хатыннарны, балаларны җыйдылар. Мине җырлатырга иң ахырга калдырганнар. Концерт матур гына тәмам булды. Чыршы бәйрәменнән соң, сыйныфташларым, син җырлаганда без­нең әниләр елады, дип килеп әйттеләр. Мин җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Хәлдән килсә, үлепләр китәр идем, валлаһи! Ничек инде мин әниләрне еларга мәҗ­бүр иткәнмен?.. Миңа бик уңайсыз иде. Хәзер генә кешенең җыр тыңлаганда елавы – җанның сафлануы икәнен аңлыйм. Ул чакта  моны белми идем әле”.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева әйтүенчә,  теләге булган һәр җырчы аннан белем алган:

– Башта мин аның белән тавышы аша таныштым. Гәрчә авылларыбыз бер-берсеннән ерак булмаса да, танышуым Казанга укырга килгәч кенә булды. Шул чакта ук гадилеге белән шаккатырды. Юкса андый зур шәхеснең тәкәбберлеге дә гафу ителер иде. Яшь җыр­чы­ларга киңәшләрен бирә, шулкадәр ярдәмчел, кайгыртучан булды. Аннан гыйлемлеге, татар тарихын  тирән белүе белән сокландыра иде. Бу гыйлемен ул җырчыларга да, концертларында тамашачыга да җиткерә белде. Илһам абый халкыбызның эчке бер ныклыгы­ның терәге иде.

Бирешмәскә васыять итеп калдырды

Журналист Флюра Низамова да җылы хатирәләре белән бүлеште:

– Күңел сизгән шикелле, бу арада гел Илһам абый турында уйлап йөрдем. Моңдашым да, дустым да иде. Күпме бергә йөрдек, сөйләш­тек, серләштек, җырлаштык та, җылаштык та. Күп җырларын яратам һәм барысын да диярлек беләм – көйләрен дә, сүзләрен дә. Чөнки мәктәп елларыннан ук мин Илһам Шакиров фанаты инде. Үзе, уңышлы язма дип “Әдрән диңгез”не ярата иде. Бервакыт, чираттагы юбилееннан соң, музыкаль үзәк бү­ләк ит­кәннәр дә, әйдә, шуны эш­ләтеп карыйк әле, ди. Мин дә әллә ни рәтен белмим, шулай да, тырыша торгач, эшләтеп җибәрдек. Дискларын куеп уйнатып алдык. “Әд­рән диң­гез”­не әллә ничә кат куйдыртты, “Әйбәт җырлый бит бу егет!” – дигән булып, көлеп тә алды әле. Миңа электән үк “Син сазыңны уйнадың” аеруча ошый. Зур оркестр белән һәм баянга кушылып җырлаган җырлары бик матур, аһәңле, моң­лы. Аның һәр җыры да йөрәктән җырланган инде. Ә тавышы! Андый тавыш бүтән булырмы икән татарда? Юктыр.

Газетабызның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров олпатыбыз белән  исән чакта күрешеп калды. Татар телен кысулар башланган мәл иде ул. Әлеге күрешү турында ул, Илһам абый бирешмәскә кушты, дип язды:

– Адәм баласы шулай яратылган инде – авыр чакта үзеннән көчлерәк, олырак, олпатрак ке­шеләргә тартыла. Ярдәм алу, сыену өчен генә түгел, барыбыз да таныган алтын баганаларның барлыгын күңел белән, йөрәк аша тою, аларның акыллы күзләренә карап булса да, юану, көч алу өчен тар­тыласың андыйларга.

Татарны үзенең сихри моңы белән бербөтен итеп туплаган, аңа яшәү көче биреп торган, бөтен барлыгын, гомерен шуңа багышлаган бөек җырчыбыз Илhам абый Шакиров янына да мин нәкъ шундый өмет белән кердем. Сәламәтлеккә туймаган олы яшьтәге кешенең башын төрле сораулар белән катыру өчен дип түгел, ә олы шәхес янәшәсендә бүгенге авырлыкларны кечерәйтү өчен дип кердем.

“Ватаным Татарстан” газетасын башыннан ахырына кадәр укып барган, республика, милләт язмышын йөрәге аша үткәреп күзәткән җырчыга: “Илhам абый, тагын телебезне кысалар”, – дип зарланырга да телем бармады. Аның тирән күз карашында бу моң-зарның болай да утырганын күрдем чөнки. Моң саекса, тел китсә – халык бетә, дип кисәтеп килгән олпат җырчы чәй янында күбрәк безне тыңлады. Сынап тыңлады, бәяләп тыңлады. Акыл өйрәтмәде, оялтмады, картларча җәелеп тә китмәде. Шулай да мин Илhам абый яныннан: “Бирешмәгез!” – дигән эчке җан авазын тоеп, шуны йөрәгемә салып чыктым. Шушы халәтне нәкъ минем кебек үк аңлаган кызым Гөлназның янәшәмдә булуы, аның да гасырга бер генә туа торган бөек шәхес яныннан минем кебек үк яшәргә көч, дәрт, дәрман алып чыгуы күңелдәге сүрелә башлаган өметне тергезеп җибәрде.

Алга таба да безгә, ничек кенә авыр булса да, көрәшеп яшәргә, бирешмәскә кирәк, җәмәгать! Шунсыз яшәвебезнең мәгънәсе калмый.

Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып, бер моң килә

Туган моңнар

Гасырлардан гасырларга басып,
Гомерләрдән кереп гомергә,
Мәңгелек бер канатлы җан төсле,
Күңелләрне ялгап күңелгә,
Йөрәкләрдән агасыз сез,
Йөрәкләргә тамасыз сез,
Туган моңнар, туган моңнар!..
Җир-суларның моңы сездә,
Ата-баба каны сездә,
Туган моңнар, туган моңнар!..
Кайда йөреп, кайдан үтсәк тә без –
Нинди җирдән, нинди сукмактан –
Йөрәк каныбызның тамырлары
Сезнең аша җиргә тоташкан.
Сезнең белән без барабыз,
Сезнең белән без янабыз,
Туган моңнар, туган моңнар!..
Сез тынсагыз – без гомерсез,
Сез булсагыз – без үлемсез,
Туган моңнар, туган моңнар!..

Наҗар НӘҖМИ

Җырла, дус

Җырла, дус, сахрадай җырыңны,
Бабайлар сагышын кузгатып.
Сахрага сибелгән авыллар
Тыңласын керфеген чылатып.
Җырла, дус, аһәңле көйләрне,
Яңгырасын илләрдән илләргә.
Уҗымнар чайкалсын җилләрдә,
Камышлар тирбәлсен күлләрдә.
Җырла, дус, көмештәй җырыңны,
Юлчылар тыңласын юлларда.
Шаулатып чәчәкле болынны,
Сандугач кушылсын урманда.
Җырла, дус, хисләрнең кайнарын,
Тере моң эфирга йөгерсен.
Хәтерләп яшь гомер таңнарын,
Бозланган күңелләр эресен!

Гамил АФЗАЛ

 

Илһам

Ил кайгырса, илдә Илһам җылый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә;
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып, бер моң килә.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә…
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Кушымта:
Һай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны, –
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.

Разил ВӘЛИЕВ

 

Юллаучы

Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры:
Шигърияттә – Тукай,
Музыкада – Сәйдәш,
Сәхнәләрдә – Илһам Шакиров.
Син аларны, син аларны тыңла,
Ваклыклардан әгәр ялыксаң.
Яшәүләре бик тә гади, тыйнак,
Сәнгатьләре бөек, халыкчан.
Болгар-йорттан, Идел-йорттан килгән
Әманәтләр әле сау монда.
Ватандарлык, илгә тугры булу
Горур яңгырый алар моңында.
Алар моңы безнең иң-иң татлы,
Нечкә хисләр булып агыла.
Безнең рухны илтә бара алар
Алга, яңа чорлар ягына.
Чорлар белән чорлар арасында
Мосафирлар алар, юлаучы.
Бүгенгенең бөек гамәлләрен
Киләчәккә таба юллаучы…
Сәхнә…
Җырны кайнар алкыш белән
Халык кат-кат ала чакырып:
Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,
Юллаучысы – Илһам Шакиров.

Гәрәй РӘХИМ

 

Җырчыга шагыйрь сүзе

Туган җирең – Сарман ягы,
Дөньяның тын почмагында.
Бөтен Ватан сагышлары
Синең татар җырларыңда.
Туган илгә чын мәхәббәт
Яши синең уйларыңда.
Илһам дигән исемеңә
Лаеклы син җырларыңда.
Гади сүзне син җыр иттең
Йөрәгеңнең кылларында.
Шагыйрь йөри синең белән,
Дустың булып җырларыңда.

Нәби ДӘҮЛИ

 

Мәдхия

Илһам бирә икән кем Илһамга?
Шундый моңлы аның тавышы!
Халык белән тулган заллар тарта,
Киң кырларга җәелә сагышы.
Алып китә Идел буйларына,
Хәтерләтә ерак узганны.
Бөек язмыш җырчы уйларында:
Бәгырьләрне баскан тузаны.
Юар өчен ләйсән булып ява,
Яшен булып балкый күкләрдә,
Илһам күле аңа зәңгәр һава,
Ул яшәргә өнди, күкрәргә!
Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,
Рухландыра яшьне, картны да.
Нәфис татар моңы яңрап тора, –
Игелеккә күңел тартыла.
Җырчы Илһам кайдан илһам ала? –
Идел-йорттан, туган халкыннан.
Зур алкышлар һәрдәм юлдаш аңа –
Кайда барса калмый артыннан!

Нури АРСЛАН

 

Татар моңының таҗы

Ну җырлыйсың! Өзелә бит
Гармунның күрекләре.
Җырчылар күп лә ул бездә,
Юк синең кебекләре!
Юк шул синең кебекләре,
Бәлки туарлар әле?!
Аларны да елый-елый,
Бәлки, тыңларлар әле!..
Ну җырлыйсың…
Син меңнәрнең
Үзәген өзәсеңдер.
Без түзәбез инде, үзең
Ничекләр түзәсеңдер?!
Безнең язмышлар – карурман,
Адаштык шул урманда.
Бәлки әле, чыгалырбыз
Синең моңың булганда…
Синең моңың әле безгә
Кирәк, кирәк булачак!
Син дә тынсаң, татар җаны
Туңачак та тыначак.
Син – татарның асыл моңы,
Татарның кадерлесе!
Син – татарымның үткәне,
Бүгенге-хәзергесе…
Киләчәктә синең җырны
Аңлаучы табылырмы,
Яңа татарның җанына
Ул барып кагылырмы?
Синең моң, ялгыз кош кебек,
Чиксезлектә сулмасмы,
Сыеныр бер күңел эзләп,
Бәрелеп-сугылмасмы?…
Ул чагында ул моң кошы
Ялгызы бәргәләнер,
Бәргәләнер дә әрнер ул,
Бәргәләнер дә әрнер…
Ә шулай да өмет өзмик!
Алай ук булмас әле.
Ни булса да күңелләрдә
Синең моң тынмас әле!
Син – татар моңының таҗы,
Син – Моң дигән Ил ханы.
Син – татарның тыңлап туймас,
Мәңге тынмас Илһамы!
Ну җырлыйсың… һәрбер җырың
Бәгырьләргә үтәрлек!
Синдәге моң татарымның
Гомеренә җитәрлек!

Роберт МИҢНУЛЛИН

 

Өмет

Без әле дә заманага сылтап,
Атылабыз кыргый көрәшкә.
Үз кавеме өчен түгел, һәркем
Артык өлеш өчен көрәшә.
Җиңүчесе булмас ярышларның
Батыры без – дансыз, исемсез.
Җырчы абый, нигә безгә карап:
”Яңа кеше бит бу!” – дисез сез?
Без – адашкан,

Яңа баштан башлап,
Язсагызчы безнең язмышны…
Дөнья байдан хәерчегә качып,
Бераз, ахры, бераз ялгышты.
Ә шулай да ялгыз калган чакта
Искә төшә милләт, туганнар…
Димәк, әл дә җирдә сүнмәс өмет,
Канатлы җыр, моң һәм илһам бар!
Җырчы абый, юк-юк, үгетләмә,
Сүзләр артык, йөрәк дерелди…
Бу – нәкъ чиге,
Соңгы өмет – будыр.
Безне, бәлки, җырың терелтер…

Эльвира ҺАДИ

 

Җыр дәүләтенең ханы

Сәлам сиңа, Илһам, ерак-ераклардан,
Яшьлек канат каккан чаклардан.
”Таныш моңнар”,”Яшь наратлар” булып,
”Янар чәчәк” аткан чаклардан.
Җыруларың ”Карурман”лы  чордан
Сәлам җиле булып исәләр,
Болгар дәүләтендә тәхеттәге
Илһам ханнар искә төшәләр.
Даһи табигать тудырган
Гасырлар Илһамы син,
Җыр дәүләтенең ханы син,
Халкыбызның җаны син.
Татар мең яшәде инде,
Алла бирсә, гел яшәр!
Җырда Илһамнар хан булса,
Җирдә ханнар Илһам булса,
Моң яшәр һәм мең яшәр!

Илдар ЮЗЕЕВ

 

Мин юл сорыйм…

Халкым минем гомере буе читтә…
Читтә… Һаман бәхет тартамы?
Чита… Чатта милиционер тора,
Ул да – безнең Казан татары.
– Татарча җыр, пластинкалар юкмы?
Әлфияләр, Илһам Шакиров?..
Таң алдыннан Чита урамында
Сөйләшәбез икәү шау килеп…
Мин юл сорыйм,
Ул миннән җыр сорый…
Пластинкалар әллә мең минем,
Янда алар, җанда алар, җанның
Күзәнәге саен моң минем.

Сибгат ХӘКИМ

 

Тетрәнү

Тетрәндерде безне, Илһам абый,
Җырларың да синең, үлемең дә.
Син калырсың якты кояш булып
Һәм җыр булып халкың күңелендә.
Без тетрәндек синең моңна­рың­нан,
Без тетрәндек синең көйләреңнән.
Син Иделдә, син күңелдә йөздең
Ишкәк ишеп, ялгыз көймәң белән.
Син сагыну булып йөрдең читтә
Һәр татарның сарылып җанында.
Барысы да кайтты туган җиргә
Ак калфакның табылган чагында.
Таулар менеп, Әдрән диңгез кичеп,
Син барыбер кайттың Иделеңә.
Кояшлар да офыкларга китә,
Син дә киттең халкың күңеленә!

Рифат Сәлах

 

Суз җырыңны

Зинһар, тынма, суз җырыңны,
Күңелнең тулган чагы.
Әйдә, өстә моң ташкынын –
Янсын йөрәк учагы.
Тетрәнсен күңел кыллары,
Ирләр дә елый белә.
Сүз дә түгел, көй дә түгел,
Синнән бит моң түгелә.
Моң түгелә һәм күңелне
Айкый зилзилә кебек.
Җыр агыла, һәм бу җырда
Тарих сизелә кебек.
Зинһар, тынма, суз җырыңны,
Кушылып җырлыйм әле:
Күз яшьләрен күрсәтмичә,
Ирләрчә елыйм әле.

Булат ИБРАҺИМОВ

Илһамсыз калды халкымда

Илһамсыз калды халкымда
Карурман кебек күңел.
Бар ул, бар, җырлаучы бик күп,
Тик алар Илһам түгел!
Тетрәндерә иде Илһам
”Карурман”ның үзен дә!
Илһам китте  кайтмас җиргә,
Сагыш – халкым йөзендә.
”Әллүки” булып уятты,
Йокласа татар җаны.
Илһам ул – халкым язмышы,
Илһам ул – татар даны!
”Әдрән диңгез” кебек тирән
Моңлы иде җырлары.
Илһам  моңнарыннан куәт
Алды татар уллары!
Былбыллар юксыныр инде,
Яз килгәч, Илһамнарын!
Белеп китте Илһам абый
Күңелдә илһам барын.
Гел борчылды татар өчен,
Йөрсә дә сәфәрләрдә.
Илһам безнеке иде ул.
Авылда, шәһәрләрдә!
Һәркем белә, таный иде
Татарның моң иясен!
Аның исеме алдында
Гел килә баш иясем.
”Җиз кыңгырау моңнары”на
Кушылды бүген буран.
Китте халкымның баласы
Моң сызган олы юлдан…

Гөлнур Айзат

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*