tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында”
Кадрия Идрисова: “Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында”

Кадрия Идрисова: “Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында”

20 март көнне ,Татарстанның Тукай район хакимияте бинасының җыелышлар залында район Башкарма комитет  җитәкчесе  Фаил Камаев катнашында, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  Кадрия Рәес кызы Идрисова  белән  зур очрашу узды.

Бу очрашуда   “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы район бүлеге активистлары,татар теле һәм әдәбияты укытучылары,китапханә һәм мәдәният йортлары  мөдирләре, мәктәп директорлары һәм  балалар бакчасы мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары, районның бүлек һәм оешма  җитәкчеләре  катнашты

Кадрия Идрисова оешма алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. “Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны тагы ныгыту өчен милли, дини гореф гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк”, диде ул. Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды.

Районның  “Ак калфак” оешмасы берлеге  җитәкчесе    Резеда Рәвис кызы  Гарипова районда “Ак калфак” оешмаларының эшчэнлеге белән таныштырды.

Соныннан районда”Ак калфак” оешмасына  2018-2019 елларда  башкарылачак эшләргә план- программа төзу бурычлары куелды

http://tukay.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*