tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерханга килде
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерханга килде

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерханга килде

Бүген, 13 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерханга килде. Шәһәр аэропортында аны Әстерхан өлкәсе ”Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев каршы алды. Соңрак Милли шура рәисе “Дуслык” оешмасы активистлары белән берлектә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.
Искәртеп узабыз, 14 апрель көнне Әстерханга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк, биредә ул Әстерхан өлкәсенең губернатор вазифаларын башкаручы  Сергей Морозов һәм өлкәнең ”Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы активистлары белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*