tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: Татар халкы үсеше стратегиясе – катлаулы документ
Дамир Исхаков: Татар халкы үсеше стратегиясе – катлаулы документ

Дамир Исхаков: Татар халкы үсеше стратегиясе – катлаулы документ

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, “Туган җир” журналының баш редакторы Дамир Исхаковның татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документны булдыруга карата фикерләре:

“Стратегия – катлаулы документ. Әлеге документны төзегәндә берничә конкурент хәлдә булган төркем төзергә кирәк. Мәсәлән, Фәннәр академиясе, дин әһелләре, иҗтимагый фикер вәкилләре, яшьләр төркеме, татар бизнесы һ.б. Эш шулай оештырылса, иң әһәмиятле сорау туа: “Үзәкне кем тотып торачак?”. Әлеге үзәк документның фәлсәфи, сәяси, милли нигезләрен, төп юнәлешләрен тотып торырга тиеш. Уртак фикергә килү өчен, башта үзара семинарлар уздырырга кирәк. Кайбер проблемалар бик катлаулы. Уртак фикер булмаса, соңыннан документ төзегән вакытта хәл катлауланып китәчәк. Конгресс каршында бер төркем булдырырга тәкъдим итәм, ул гомумирәк сөйләшүләр алып барырга тиеш. Шулай ук читтән күп мәгълүмат җыярга кирәк. Җирле оешмаларның үз проблемалары бар: Себердә бер, Әстерханда икенче вазгыять, мишәрләрдә өченче төрле – һәрберсенең үзенчәлекләре бар”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*