tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Шәрәфетдинов вафат
Дамир Шәрәфетдинов вафат

Дамир Шәрәфетдинов вафат

Дамир Шәрәфетдиновны татар көрәшенең энциклопедиячесе дип атарга була иде. Кызганыч, узган атна ахырында танылган журналист, спортчы, галим арабыздан китеп барды.

Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов 1940 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Балачак еллары Татарстанның Буа районы Татар Буасы авылында уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1959-1963 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары редакцияләрендә хәбәрче, аннары спорт бүлеге мөдире булып эшләүдән башлый. 1973 елда Ленинградта Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлап кайткач, 1974-1990 еллар арасында ул КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм партия архивы мөдире вазифаларын башкара. Туксанынчы еллар башында «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшләп ала, Татарстанның яңа тарихына бәйле документларны саклау һәм өйрәнү Үзәге директоры (1991-1992), «Казан» милли мәдәни үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары кебек җитәкче урыннарда эшли. 1993-2005 елларда ул — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы хезмәтендә. Бер үк вакытта 1994 елдан — Баш архив идарәсе һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы «Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш редакторы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе.

Дамир Шәрәфетдинов тормышының матур бер өлеше татарның милли бәйрәме Сабантуй һәм милли спорт төребез – татарча көрәшне өйрәнү белән бәйле. Аның әлеге темага кагылышлы фәнни-публицистик эшчәнлеген аерым телгә алмыйча ярамыйдыр. «Тормыш тудырган традицияләр», «Сабан туе — хезмәт бәйрәме», «Сабан туе — Сабантуй» (татар һәм рус телләрендә) китаплары, «Татарстанда халык бәйрәмнәренең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән кандидатлык диссертациясе (1999), «Татар барда — Сабан туе бар» монографиясе (2003) киң җәмәгатьчелектә югары бәя ала. Татар көрәше буенча тәүге рәсми ярышлар уздырыла башлау да аның исеме белән бәйле. Алай гына да түгел, Дамир Рәүф улының турыдан-туры тырышлыгы нәтиҗәсендә татарча көрәш буенча беренче тәүге федерация оеша. 1968-1971 елларда федерациянең иң беренче җитәкчесе була. Билгеле булганча, бүгенге көндә татар милли спорт көрәше федерациясе республикада эшләп килүче иң актив һәм нәтиҗәле оешмаларның берсе булып тора.

Дамир Шәрәфетдинов —1964 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, 1990 елдан Татарстан Республикасы, 1998 елдан Россия Федерациясенең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә, 1998 елдан — «Россиянең шәрәфле архивчысы».

Д.Шәрәфетдинов — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*