enrutat
Баш бит / Данлыклы татар хатын-кызлары
Данлыклы татар хатын-кызлары

Данлыклы татар хатын-кызлары

Ханымнарны чарага туры китереп эшләнгән күргәзмә каршы алды. Күргәзмәдә  Казан ханбикәсе Сөембикәнең тормыш юлын чагылдырган фоторәсемнәр, аңа багышлап чыгарган затлы китаплар, «Сөембикә» журналы урын алды. Аннан, үзенең тормышын милләт язмышы белән бәйләгән мәшһүр татар ханымнарына багышланган милли ядкарьләр дәвам итте.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы  татар милли автономиясенең почетлы рәисе  Җәмил әфәнде Хакимов сәламләде һәм татар хатын-кызының милли тормыштагы урынын билгеләп үтте. «Сөембикә беләзеге» лауреаты Наилә Потеева Сөембикә-ханбикәнең  язмышын күргәзмә материаллары нигезендә сөйләде. Ханбикәнең үзенә багышланган кичәне аерым үткәрергә кирәк дигән тәкъдим дә булды. Аннан  татар хатын-кызларыннан  беренче журналистка Зөһрә Акчурина-Гаспралы, беренче шагыйрә Газизә Самитова, Русиядә беренче казыя, НКВД тарафыннан атылган мөгаллимә Мөхлисә Бубый, якташыбыз Закир Кадыйриның хатыны – шагыйрә Сания Гыйффәт, шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны Луиза ханымның кыскача гына  татар тормышындагы рольләрен яктыртты. ХIХ гасыр ахыры — ХХ гасыр башында ачылган Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова  кызлар мәктәпләре эшчәнлеге белән таныштык.

ХIХ гасырның 60-70 еллар реформалары (1861елда крепостнойлыкны бетерү) нәтиҗәсендә җәмгыятьтә дөньяга яңа караш  формалаша. Татарлар да «вакыт инде, без дә торыйк» диләр. Алдынгы фикерле татар байлары мәчетләр, мәдрәсәләр салырга зур акчалар бирәләр, газет-журналлар ачалар, үз хисапларыннан алга киткән Европа илләрендә студентлар укыталар. Сембердә Акчуриннар, Казанда Апанаевлар, Юнысовлар, Ырымбурда алтын приискалары тотучы Рәмиевлар, Хөсәеновлар һ.б бик күпләр. Хөсәенов Гани бай: «Үзем булдыра алмадым»,- ди. Укуны  алдыра алмый, әмма белемле кешегә сокланып караган. Яңа метод белән укытучы мәктәпләр ачып, аларны яшәтү өчен ел саен  30 мең акча тоткан. Дәресләргә кереп  иң арттагы  партада Гани бай укучы балаларга карап хозурланып, сокланып тыңлап торган. Шул вакытларда Казанда «Мөхәммәдия», Уфада «Галия», Ырымбурда «Хөсәения» һ.б. бик күп мәчет-мәдрәсәләр ачылган.

ХIХ гасыр азагы — ХХ гасыр башында татар тормышында җәдитчелек хәрәкәте колач җәйгәч, хатын-кызны укыту мәсәләсе дә көн тәртибенә баса. «Мөхәммәдия» мәдрәсенә нигез салган Галимҗан Галеев-Барудиның  хатыны Маһруй белемле, дөньяга киң карашлы абыстай үз акчасыннан мәдрәсә өчен 2000 сум акча бүлеп бирә. 1889 елда мәхәллә кызларын җыеп өйләренең беренче катындагы бүлмәсендә дин нигезләрен, догалар өйрәтә башлый. Икенче елында иренең үрнәгендә (Мөхәммәдия» мәдрәсендә ир балаларны агарту максатында ысулы җәдидә нигезендә укыта башлыйлар)  кызларны укытканда  ысулы җәдидә куллана. 1904 елның маенда абыстай вафат булгач, классы (ике класс була) таркала. Укудан мәхрүм калган кызларның бер өлеше Ләбибә Хөсәениядән, үзләрен  укытуын сораганнар. (Сүз уңаеннан әйтеп узыйк: Ләбибә булачак иреннән мөгаллимәлек эшен дәвам итәргә ризалык алгач кына, кияүгә чыгарга риза була.) Ләбибә кызлар белән эшләп китә. «Ләбибә мәктәбе» үрнәгендә башка шәһәрләрдә дә яңа җәдид кызлар мәктәбе оешкан. 1904 елда Хөсәеновлар (ире Ќәмалетдин) «аннан-моннан акча юнәтеп» хәзерге Нариманов урамыннан бер йорт сатып алалар. Шуның ике бүлмәсендә Ләбибә ханым үз мәктәбен ачып җибәргән. Ул 1903 елда  10-12 кызны укытса, 1904 елда  укучылар саны 20-25кә, 1906 елда кырыкка җиткән. 1906 елдан мәктәп программасына хисап һәм география фәне кертелгән. Әлбәттә, бу эш җиңел  генә бармаган.

Троицк миллионеры Яушевлар кызы Фатиха Аитова яшьлегендә өйдә төпле белем, тәрбия ала. Әтисеннән аңа бик зур мирас кала. Ул үз теләге белән казан бае Сөләйман Аитовка кияүгә чыгарга була. Әмма бер шарт белән: үзенең бирнәсен (ул вакыттагы акча белән 200 мең сум) Казанда кызлар мәктәбе төзүгә тотачак. Сөләйман Аитовның карашлары әтисенең һәм аның дусты мәшһүр дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәни йогынтысында формалашкан. Мәрҗәни хәзрәтләре Троицкига башкода булып та барган. Фатиха гаять тырыш, энергияле, уйлаганын таш яуса да  ахырына җиткерә торган хатын булган. Ире Сөләйман аны юкка гына «Батый-Батыйхан» дип йөртмәгән. Фатиха  1897 елда  Суконный бистәсендә  ярлы гаиләләрдән 20-30 кызны хәреф танырга, тегәргә өйрәткән. Ул  Казан губернасы халык мәктәпләре идарәсенә татар кызларын мөселман диненә һәм башлангыч мәктәпләр програмасы белән рус теленә, грамотасына өйрәтү өчен кызлар мәктәбе ачарга рөхсәт сораган. Мәктәпләр директоры  М.Н.Пинегин аның гаризасына уңай җавап биргән. Мәктәп өчен Фатиха ханым  ике катлы таш бина төзеткән. Мәктәп рәсми  рәвештә 1909 елның 27 августында  ачылган. Бу инде кызлар мәктәпләре өчен мөгаллимәләр әзерли торган Иж-Бубый һәм Казанның үзендә Ләбибә Хөсәенова мәктәбе эшләп килгән дәвер. Ул үзенең өлкән улларының, аларның дусларының, яшьләрнең әйдаманы булып өлгергән Фатих Әмирхан белән даими  киңәш тоткан. Юнысовлар приютында укытучы Мөхетдин Корбангалиев та Фатихага ярдәмгә килгән. 1990 елларда Казанда (татар) кызлар мәктәбе ачылды һәм аңа Фатиха Аитова исеме бирелде. Милләтпәрвәр депутат Туфан Миннуллин  ярдәме белән 2000 елларда бу мәктәп яңа биналы булды.

Ә  кызлар  урта мәктәбе дип әйтерлек уку йорты исә инде ХIХ-ХХ гасыр чигендә Казаннан шактый ерак төбәктә — Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзер Татарстанның Әгерҗе районы) Иж-Буби авылында — бертуган Бубилар оештырган. Яңа мәктәпләрдә белем алган кызлар моның белән генә туктап калмый, Европаның, Россиянең төрле шәһәрләрендә университет, институт ишекләрен ачып керәләр. Касыйм шәһәренең потомственный почетный гражданины Касыймхан кызы Сара Шакулова 1911 елда Сорбонна (Франция) университетының физика-математика факультетын тәмамлап диплом алып чыга. Шул ул Касыйм шәһәреннән Сараның чордашы Разия  Котлыярова татар хатын-кызларыннан Санкт-Петербургта укып, беренче табиб булып тарихка кереп кала. Казан  университетына  татар кызлары  яңа дулкын кебек килеп керәләр.

Һәр чор үзенең сөембикәләрен тудыра. Сөембикәнең рухи дәвамчылары булып перестройка елларында милли мәйданга чыккан ханымнарның кайберләренең исемнәренә тукталам: Санкт-Петербургтан Әлфинур Гафурова, Мөхлисә Зарипова, Ташкенттан Сөембикә Шәрипова, Мәскәүдән Нәзифә Кәримова, Төмәннән Бибинур Сабирова, Казаннан Роза Туфитуллова һ.б. бик күпләр. Татарстан Югары Советы депутаты, «Азат хатын» — «Сөембикә» журналының баш редакторы Роза ханым Туфитуллова 90 еллар турында: ул елларда милләтне саклап калу, аякка бастыру өчен яндык, көйдек, гомеребез шул юлда үтте, онытылмаслык һәм кире кайтарып булмаслык мизгелләр, дип искә ала. Мин бу мөхтәрәм ханымнар белән якыннан аралашып яшәдем, бүген дә исәннәре белән элемтәдә. Мөмкинлектән файдаланып, аларның Ульяновск хатын-кызларына якын итеп тапшырылган сәламнәрен җиткерәм.

Кичәнең агымы белән үзебезнең Чардаклы районы хатын-кызларына да килеп җиттек. Районда эшенең хезмәт җимешләре белән халык арасында хөрмәт яулаган мөхтәрәм  татар хатын-кызлары күп. Шуларның кайберләре белән районның «Ак калфак» җитәкчесе Гөлсинә ханым Герасимова таныштырып, бүләкләр тапшырып үттек. Татар Колмаеры авылыннан гомер буе балалар укыткан Лениза апа Юсупова, пенсиягә чыккач ислам дине нигезләрен өйрәнеп, бик күп кешене хак юлга, дин юлына кертте. Шул ук авылдан Шарипов Дамир аганың туганы — Клара апа, авыл советында эшләп гомер буе шул авыл халкына хезмәт куйган. Кәримова Гөлсәмәр — Колмаер авылы музее хуҗабикәсе, без «Чардаклы татарлары» китабын ясаганда материалларны бу авылдан тулысынча диярлек шул ханым бирде, без аңа бик рәхмәтлебез. Абдулла авылыннан Фәния ханым Зәйнуллова — гомерлек китапханәче, безнең арага актив кушылып китте. Замана сулышын тоеп яшәгән бу ханым  Абдуллада  «Ак калфак» ны җитәкләргә риза булды.

Мирный бистәсеннән гомерлек укытучы Галия ханым Вәлиәхмәтовага, тәрбияви чаралар буенча директор урынбасары Олеся Ринат кызына, әти-әниләр оешмасы җитәкчесе Люция Багаутдиновага, Чардаклының  үзененнән  һәрдаим безгә ярдәм кулы сузып торган Солтания һәм Гөлфинә ханымнарга, чарага килгән өлкән яшьтәгеләргә «Ак калфак» оешмасы рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырылды.

Үрәнбашта гомере буе клуб мөдире булып эшләгән Римма Борһан кызы Нуртдинованың эшен дәвам итүче Розалия Горбунова исеменә аерым тукталып үтәм. Ул — безнең арада яшьләрдән. Аның татар теленең, милләтнең киләчәген чын күңелдән кайгыртып биргән сораулары, тәкъдимнәре бик урынлы һәм актуаль булды.

Чараның соңында алдагы эш планын карап, кайбер өстәмәләр керттек. Апрель аенда Тукай көнен үткәрдек. Халыкны җыеп чигү, калфак тегү эшләренә өйрәтүне билгеләдек. Һәм иң мөһиме – яшьләрне, укыган халыкны үз арабызга җәлеп итү. Соңында халкыбызга хас матур гадәт белән  мәдрәсә өстәлләре артына утырып тәм-томнар белән чәй эчтек, спонсорларыбызга  рәхмәт әйттек. Ил-көнгә тынычлык, халкыбызга иман, тәүфыйк сорап дога кылдык.

Чардаклы районы «Ак калфак» оешмасы
рәисе урынбасары Наилә Яуширмәле.
«Өмет» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*