tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәрдемәнднең 160 еллыгына багышланган шигырь бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Дәрдемәнднең 160 еллыгына багышланган шигырь бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Дәрдемәнднең 160 еллыгына багышланган шигырь бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге шагыйрь, философ Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) тууга 160 ел тулуга багышланган шигырьләр бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькәчә булган талантлы шагыйрьләр катнаша ала.

Бәйге 3 этапта үткәрелә. Беренче этап (читтән торып) узган елның декабрь ахырында башлангыч алды. Бәйгегә эшләрне һәм гаризаларны кабул итү 2019 елның 20 февраленә кадәр дәвам итә.

Катнашу өчен гариза һәм иҗат эшләрен [email protected] электрон адресына һәм төп нөсхәсен Татарстан Язучылар берлегенә җибәрергә кирәк. Берлек адресы: Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14

Бәйге нигезләмәсе: https://clck.ru/F5LAB

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*