tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динә Гарипова Квазимода белән бергәләп җыр яздырган
Динә Гарипова Квазимода белән бергәләп җыр яздырган

Динә Гарипова Квазимода белән бергәләп җыр яздырган

Динә Гарипова күпләргә “Нотр-Дам де Пари” мюзиклындагы Квазимодо буларак таныш Канада артисты һәм җырчысы Гару (Garou) белән берлектә җыр яздырып кайтты.

Җырчы үзе белдергәнчә, Гаруның вәкилләре аны үзләре эзләп тапканнар һәм дуэт башкарырга тәкъдим иткәннәр. Декабрьдә бу тәкъдимне кабул  иткән Динә Парижга барып җырны яздырып та кайтты.

Җыр француз телендә яңгырый, урыс телендә дә бер җөмлә бар икән. Исеме – “Җилгә ташланган сүзләр”.

“Мин француз телен бөтенләй белмим. Анда килгәч, студия хезмәткәрләре миңа җырдагы һәр юлны инглизчә аңлатып бирделәр, авазларны дөрес әйтергә өйрәттеләр”, – дип сөйләде җырчы “Татар-информ” МА на.

Студиягә килгән Гару да үз киңәшләрен биргән. Динә башкарган эше белән канәгать калган.

Җыр студиядәге эшкәртү эшләре тәмамлангач киң тамашычы игътибарына тәкъдим ителәчәк. Киләсе елның февралендә Россиядә Гаруның гастроле үтәчәк, һәм аның концертлары вакытында, әлбәттә, яңа җыр яңгыраячак. Динә Гарипова бу чыгышларда катнашырмы, юкмы, әлегә билгеле түгел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*